Бер үк вакытта район җәмгыятьләрендә һәм хуҗалыкларында туфракны көзге культураларны чәчү өчен әзерләү бара
“Цильна” җәмгыятендә бөртеклеләр1935 гектар мәйданда урып-суктырылды, һәр гектардан чыккан уңыш–58,9 центнерны тәшкил итә. Бу–рекордлы сан! “Бикчуров Р.А.” хуҗалыгында исә 1700 гектар мәйданда уңыш җыеп алынган, Бер гектардан уртача уңыш–51,5 центнер.
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән агымдагы елның 27 августына алынган мәгълүматлар буенча, 15554 гектарда бөртеклеләрнең уңышы җыеп алынган, бу барлык мәйданның 57,4 процентын тәшкил итә. 27 августка 58221,6 тонна ашлык суктырылган, район буенча һәр гектардан уртача уңыш – 37,4 центнер.
“Чүпрәле Рассвет Агро” җәмгыятендә 4156 га бөртекле культуралар җыеп алынган, бу барлык мәйданнарның 52,7 процент тәшкил итә. Бөртеклеләрнең һәр гектарыннан уртача 31,2 ц. уңыш чыга. “АгроТрансПорт” җәмгыятендә 982 га бөртекле культуралар урып-суктырылган, урып-җыю эшләре 52,9 процентка төгәлләнгән.
"Низамов.А.А." крестьян-фермер хуҗалыгында 500 га мәйданда бөртекле культуралар җыелган, бу 56,1 процентны тәшкил итә. Һәр гектардан уртача уңыш – 52,0 ц.
Нет комментариев