Туган Як
  • Рус Тат Чув
  • Чүпрәле "Бөтерчек" балалар театры Дипломга лаек булган һәм грант откан

    Хәзер еш кына олылар авызыннан: "Бүгенге балалар бик нык үзгәрде. Аларның ихтыяҗлары да, үз- үзләрен тотышлары да элеккеге балаларныкы кебек түгел,"- дигән сүзләрне еш ишетергә туры килә. Хак сүзләр. Икенче төрле әйткәндә, заман да башка, балалар да үзгә.

    Юк, үсеп килүче яшь буынны кимсетеп күрсәтергә маташуым түгел. Белгечләр әйтүенә караганда, һәр унбиш-егерме ел саен буыннар үзгәреш кичерә. Алар фикеренчә, сугыш елларыннан соң туган буын балалары 1980-1990 елларда туганнардан шактый аерылып тора икән.

    Ата- аналарның да күпчелеге, үз балаларының үз-үзен тотышы елдан-ел тизләнә барган тормыш ритмына, техника прогрессына бәйле булуы белән аңлата. Чыннан да, хәзерге бала сабый чактан ук телевизорлы, компьютерлы, видеокамералы, фотоаппаратлы, телефонлы көнкүреш белән яши башлый. Шуңа да кечкенә баланың бераз үсүгә гади уенчыкларга сокланмавы, ә бәлки көнкүреш приборлары пультларына үрелә башлавы гаҗәп түгел. Сүз артыннан сүз дигәндәй, әңгәмәдәшем- район мәдәният йортында эшләп килүче халык театры һәм "Бөтерчек" исемле балалар драма түгәрәге режиссеры Ринат Кәлимуллин белән әңгәмә корып утырганда шушындый сәясәткә кереп киттек. Мәктәптә укытучы булып эшләмәсә дә, Ринат Дәүли улы балалар психологиясен, кечкенә кешеләрнең рухи дөньясын тирәнтен аңлый, аларның кызыксынуларын, омтылышларын күрә белә.

    -Фән һәм техника процессы чорында һәр бала киң мәгълүматка ия. Без, сәхнә белгечләре, балалар өчен спектакльләр әзерләгәндә бу сыйфатларны һич шиксез исәпкә алырга тиеш булабыз. Чөнки бала кайчакта олы кешегә караганда да таләпчәнлек күрсәтә. Ул күп нәрсәгә чын күңелдән ышана һәм өметләре акланмаса, аның күңеле кайта. Хәер, монысы да һәркемгә билгеле нәрсәләр. Бездәге балалар барлык атрибутларны, декорацияне, пәрдәне, йортны - үз куллары белән ясыйлар.Театр укучыларның сәләтләрен ачарга, уй- хыялларын үстерергә мөмкинлек бирә,матурлыкны күрә белергә өйрәтә,иҗади эшчәнлекне баета, начар куелган ут партитурасы, көчсез cценография һәм музыка, аннан-моннан куелган биюләргә алданып, бала-чага театрга килмәячәк. Күпчелек балага мондый формадагы театр кызык та түгел. Балалар сәнгатенә карата мөнәсәбәт илтифатсыз булырга ярамый,- ди Ринат Кәлимуллин.

    Ул җитәкләгән "Бөтерчек" балалар драма театры 2009 елда оеша. Анда 7 яшьтән алып 12 яшькә кадәрге балалар шөгыльләнә икән. Аларга дүрт юнәлештә: "Актерлык осталыгының нигезләре", "Музыка тәрбиясе", "Сәхнә сөйләме" һәм "Ритмопластика" буенча дәресләр бирелә. Дәресләрне Казан дәүләт мәдәният институтын һәм Алабуга мәдәният училищесын тәмамлаган белгечләр алып бара. "Бөтерчек" коллективы Татарстан Республикасының Мәдәният министрлыгы оештырган балалар һәм яшүсмерләр, курчак театрлары конкурсларында катнашып һәр елны диярлек Дипломнарга лаек була. Соңгы өч елда, "Яшь йолдызлар" дип аталган балалар фестивалендә җиңү яулый. Әле шушы көннәрдә генә Кама Тамагы районында үткәрелгән "Иделкәем" республика конкурсыннан "Бөтерчек" драма түгәрәге коллективы зур җиңү белән кайтты. Дилә Низамова, Вәсилә Кәлимуллина, Рүзилә Әхмәтҗанова, Эльвира Азизова, Алсу Зартдинова һәм Айгөл Насыйбуллина, Ләбиб Леронның "Чәпәләй һәм Тәпәләй маҗаралары"ндагы рольләрне бик оста башкарып тамашачыларны да, жюри членнарын да таң калдырганнар. Дипломнан тыш 105 мең сумлык Грант та отканнар. Аңа декорация, сәхнә костюмнары, бутафория, ноутбук һәм тавыш яздыру аппаратурасы алганнар.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: