Чүпрәле-Яр Чаллы-туганлык, дуслык юлы

Яр Чаллы дигән матур, ак калада Чүпрәле районныннан күчеп килгән 160 лап гаилә гомер кичерә. 1997 елдан башлап, биредә яшәүче якташларыбыз бердәм тупланып, "Чүпрәлеле якташлар" оешмасының нигезен салдылар.
Бу оешманы булдыру максаты һәм бурычлары калада яшәүче Чүпрәле районының төрле авылларыннан бирегә килеп урнашкан якташларны төгәл барлап, алар арасында танышлык урнаштырып, аралашу, хәл-әхвәлләрне белешеп, бер-береңә ярдәмләшүдән торыр дигән фикерне тәшкил итте. Бу җәмгыять оешмасын барлыкка китерү идеясен хөрмәтле якташыбыз, педагог Кариб Аделҗан улы Мөдәррисов тәкъдим иткән иде. Бу тәкъдим барлык якташларда да зур хуплау тапты. Шушы чордан башланган бердәмләшеп яшәүебезгә быел инде 15 ел тула. Шул еллар арасында калада яшәүче чүпрәлелеләр даими рәвештә аралашып яшиләр, очрашулар оештырып, бергәләп төрле проблемаларны хәл итү юлларын эзләп, үзара күңел ачулар, сабан туйларында очрашулар булып тора.Шулай ук, төрле мәҗлесләр үткәрүләр, дини бәйрәмнәр үткәрүдә катнашулар еш була.
Туган районыбыз белән дә тыгыз. элемтәләрдә яшибез Шактыйларыбыз шунда үтә торган юбилейларга, сабан туена, төрле очрашуларга, туганнарыбыз янына кайтабыз. Соңгы елларда Чаллы-Чүпрәле арасында сукмагыбыз шактый такырайды. Мәсәлән, 2008 елда Чаллыдагы якташлык оешмасының 10 еллык юбилеенда туган ягыбыздан килүче, аерым алганда Чүпрәле, Казан, Түбән Камада яшәүче якташларыбыз составында булган күп кунаклар катнашты. Шул ук елның көзендә безнең калада яшәүче бер төкем, якташыбыз, педагог, Чүпрәледә яшәп әдәби иҗат белән мавыгучы, Татарстан язучылар берлегенең шәрәфле язучысы Рафаил Сираҗиның 70 яшьлек юбилеен уздыруда катнаштык, аны тәбрикләп чыгышлар ясадык. 2010 елда Чаллының "Энергетик" мәдәният сарае хезмәт коллективын, андагы үзешчәннәрне дә туплап Чүпрәле районы мәдәният йортында якташларыбыз өчен зур концерт куюны оештырдык. Бу концерт укытучылар елы уңаеннан булып, районыбызда безне укыткан педагогларыбызны хөрмәтләп, аларга истәлек бүләкләр тапшырдык.Чаллыда яшәүчеләрдән - составында 15-20 кеше булган делегация район авылларына кайтып, авыл ветераннары белән очрашып, мәчетләрдә булып, халык белән аралашты. Үз тормышлары белән таныштырдылар, хәл-әхвәлләрен ачыкладылар.
Әйтергә кирәк, Чүпрәледән килүче якташларыбыз Чаллы каласында шәһәрнең шактый җаваплы производство участокларында, көнкүреш хезмәте сферасында эшчәнлек күрсәтәләр. Алар арасында педагоглар, инженер-техник хезмәкәрләр, эшчеләр, төзүчеләр, сәүдә, азык-телек производствосында, медицина, мәдәният өлкәсендә, эшмәкәрлектә уңышлы гына хезмәт күрсәтәләр.
15 ел дәвамында очрашулар, күрешүләр нигезендә, бердәм яшәү шартларында безнең сафларыбыз ишәя, дуслыгыбыз ныгый бара. Инде хәзер безнең балаларыбыз һәм оныкларыбыз да бер-берсен ихтирам итешеп, очрашуларга катнаша башладылар. Төрле чараларны үткәрүгә ярдәм итүче спонсорларыбыз саны да арта бара. Аларның ярдәме белән оешма тагын да ныгый, актив катнашучыларыбыз саны артуга уңай йогынты ясый. Шуңа да мондагы якташларыбыз очрашуларны сагынып, көтеп алалар. Бу очрашулар бәйрәм төсен ала бара.
Быел бу җәгыять оешмасының 15 еллык юбилеенда да шактый кунаклар чакырулы. Бу кунакларыбызга да, гомумән, барлык райондашларыбызга да оешмабыз әгъзалары исеменнән нык сәламәтлек, хезмәттә уңышлар, шәхси тормышларында җан тынычлыгы, гаилә бәхете телибез. Безнең дуслык, туганлык юлы һәрчак якты һәм такыр булсын иде, эзелмәсен иде бу юллар!
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
5 март 2021 - 11:17Матак урта мәктәбе мөгаллиме һөнәри бәйгедә катнашты Бәйгенең нәтиҗәләре март ахырында билгеле булачак.2100
-
5 март 2021 - 10:47Баскетбол буенча ярыштылар “Алтын” физкультура-савыктыру комплексында “КЭС - Баскет” мәктәп баскетбол лигасы чемпионатының муниципаль этабы узды.1900
-
5 март 2021 - 10:44Колпаков призына чаңгы ярышлары Район чаңгы базасында интернационалист-сугышчы, запастагы полковник, Чуваш Чүпрәлесе авылында туган Валерий Федорович Колпаков призларына чаңгы ярышлары узды.1600
-
5 март 2021 - 10:11Мөгаллимә Роза Роза Әһлиулла кызы Юсупованың бар гомере район тормышы белән бәйле.2300
-
5 март 2021 - 08:30Ана капиталы исәбеннән айлык түләүләр гариза нигезендә озынайтыла Гаризаны Дәүләт хезмәтләре порталы яисә Пенсия фонды порталындагы шәхси кабинет аша тапшырырга мөмкин2400
-
4 март 2021 - 15:07Административ комиссиягә тәртип бозучы чүпрәлеләр чакырылды Утырышта административ тәртип бозулар буенча алты эш каралды.2600
-
4 март 2021 - 13:07КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #13 / "К" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.7200
-
4 март 2021 - 09:03Якшәмбе көнне Иске Чүпрәле авылының үзәк урамнары ябылачак Хәрәкәт Май чабу бәйрәме үткәнлектән чикләнәчәк.2900
-
2 март 2021 - 15:01Чүпрәледә Россиянең атказанган рәссамы Миша Григорянның рәсем күргәзмәсе була Күргәзмә Россия Рәссамнар берлеге тарафыннан оештырыла.4600
-
1 март 2021 - 09:17КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #12 / "Й" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.19000
-
25 февраль 2021 - 10:41СалаваTIK - Әпипә Яңа видеоны карагыз, кушылып биергә һәм лайклар куярга онытмагыз!18900
-
24 февраль 2021 - 16:10Чүпрәле үзешчән сәнгать коллективы 3 нче урынны яулады “Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы“ уңаеннан оештырылган фестиваль-бәйге Апаста узды. Анда сигез районнан килгән һәвәскәрләр катнашты.4100
-
23 февраль 2021 - 16:31Татарстан Президенты Казан Суворов хәрби училищесында булды Рөстәм Миңнеханов суворовчылар белән аралашты һәм алар белән истәлеккә фотога төште.14200
-
1 февраль 2021 - 13:24Эштә дә, ашта да бергә
-
10 ноябрь 2020 - 14:06КФХ "Бикчуров" турында сюжет
-
5 март 2021 - 11:05Чүпрәле районы хатын-кызлар делегациясе Казанда тантаналы чарада катнаша"Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» республика конкурсына йомгак ясала.2300
-
5 март 2021 - 10:12Гаилә бәхете – балалар беләнЯзмышларын авыл белән бәйләгән Айкиннар күптән түгел генә өченче балаларын алып кайттылар.2300
-
3 март 2021 - 13:53Урман шавы - Чүпрәле районында яшәүче Мөбинҗан ага Мәхмүтовның тормыш җыры Кешенең тормышы табигать белән тыгыз бәйләнгән. Мөбинҗан Мәхмүтовныкы бигрәк тә. Чөнки ул яшеллек кочагында утырган Шланга авылында һәм урманчы гаиләсендә туган.11100
-
4 март 2021 - 13:07КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #13 / "К" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.7200
-
2 март 2021 - 15:01Чүпрәледә Россиянең атказанган рәссамы Миша Григорянның рәсем күргәзмәсе була Күргәзмә Россия Рәссамнар берлеге тарафыннан оештырыла.4600
-
2 март 2021 - 14:59Чүпрәледә Май чабу бәйрәме - 2021: төрле уеннар, күңел ачулар, кайнар коймак Бәйрәм кунаклары һәм халкы өчен мәдәният хезмәткәрләре тарафыннан оештырылган бай программа әзерләнәчәк.4000
-
3 март 2021 - 14:24ТР Фәннәр Академиясенең Татар энциклопедиясе институтында очрашу узды ТР Фәннәр Академиясенең Татар энциклопедиясе институтында Чүпрәле энциклопедиясе китабын тәкъдим иттеләр3900
-
2 март 2021 - 15:05Язның беренче көнендә Марат Гафаров тыл ветеранын юбилее белән котлады Өлкән яшьтәге райондашыбызның туган көне авыл мәдәният йортында тантаналы шартларда узды.3300
-
4 март 2021 - 09:03Якшәмбе көнне Иске Чүпрәле авылының үзәк урамнары ябылачак Хәрәкәт Май чабу бәйрәме үткәнлектән чикләнәчәк.2900
-
4 март 2021 - 15:07Административ комиссиягә тәртип бозучы чүпрәлеләр чакырылды Утырышта административ тәртип бозулар буенча алты эш каралды.2600
-
5 март 2021 - 08:30Ана капиталы исәбеннән айлык түләүләр гариза нигезендә озынайтыла Гаризаны Дәүләт хезмәтләре порталы яисә Пенсия фонды порталындагы шәхси кабинет аша тапшырырга мөмкин2400
-
5 март 2021 - 10:11Мөгаллимә Роза Роза Әһлиулла кызы Юсупованың бар гомере район тормышы белән бәйле.2300
-
5 март 2021 - 10:12Гаилә бәхете – балалар белән Язмышларын авыл белән бәйләгән Айкиннар күптән түгел генә өченче балаларын алып кайттылар.2300
-
5 март 2021 - 11:05Чүпрәле районы хатын-кызлар делегациясе Казанда тантаналы чарада катнаша "Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» республика конкурсына йомгак ясала.2300
-
5 март 2021 - 10:09Хатын-кызның бөтен матурлыгы, бөтен күрке – ана булуда Гөлия Рәмис кызы Нуртдинова тумышы белән Иске Чүпрәле авылыннан.2100
-
5 март 2021 - 11:17Матак урта мәктәбе мөгаллиме һөнәри бәйгедә катнашты Бәйгенең нәтиҗәләре март ахырында билгеле булачак.2100
-
5 март 2021 - 10:47Баскетбол буенча ярыштылар “Алтын” физкультура-савыктыру комплексында “КЭС - Баскет” мәктәп баскетбол лигасы чемпионатының муниципаль этабы узды.1900
-
5 март 2021 - 10:44Колпаков призына чаңгы ярышлары Район чаңгы базасында интернационалист-сугышчы, запастагы полковник, Чуваш Чүпрәлесе авылында туган Валерий Федорович Колпаков призларына чаңгы ярышлары узды.1600
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Туган як (Родной край)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл № ФС 77 - 78420 от 29.05.2020
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Замалтдинова Разиде Ринатовна
Адрес редакции: 422470 Село Старое Дрожжаное улица А.Абязова, д.5 (Колхозная)
Телефон редакции: Тел.: (84375) 2-26-42 Факс: (84375) 2-23-43
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика