Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәле районыннан тагын ике хәрби Украинада махсус операция барышында һәлак булды

Җирләү митингы булды.

Украинадагы махсус хәрби операция барышында хәрби бурычны үтәгәндә Чүпрәле районы Иске  Чүпрәле авылыннан Михаил Чашкин һәм Хорновар-Шигали авылыннан Олег Ильбеев һәлак булды.

1999 елда туган гвардия ефрейтор Олег Владимирович Ильбеев һәм 1995 елда туган гвардия кече сержанты Михаил Юрьевич Чашкин Ульяновск өлкәсендә контракт буенча хәрби хезмәт үтиләр. Хәрби бурычны үтәгәндә алар батырлык күрсәтәләр. 
Бүген, 29 майда җирләү чарасы узды. Хәрбиләр белән хушлашырга район җитәкчеләре,  оешма-предприятиеләре вәкилләре, туганнары, дуслары, авыл халкы килгән иде.

Район башлыгы Марат Гафаров, дәүләт милке белән идарә итү буенча Федераль агентлыкның Татарстан Республикасында һәм Ульяновск өлкәсендә төбәкара территориаль идарәсе җитәкчесе Альберт Хәйретдинов  егетләр  үзләре өчен Ватанны саклаучы кебек дәрәҗәле һөнәрне  сайлауларын билгеләп үттеләр. Кыюлык, ныклык, фидакарьлек, бурычка тугрылык – чын хәрби батырлык үрнәге күрсәттеләр, диделәр. Туганнарының һәм якыннарының кайгыларын уртаклаштылар. «Без геройларыбызның батырлыгын һәрвакыт истә тотачакбыз. Мәңгелек хәтер», - диделәр алар.
Егетләр хезмәт иткән хәрби часть, белем бирү учреждениеләре, сыйныфташлары, туганнары тарафыннан да  кайгы уртаклашу сүзләре яңгырады.
Искәртеп узабыз, элегрәк Украинада махсус хәрби операция барышында хәрби бурычны үтәгәндә Чуваш Чүпрәлесе авылыннан Игорь Аръяхов һәм Хорновар-Шигали авылыннан Илья Денисов һәлак булган иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев