Туган Як
  • Рус Тат Чув
  • “Чиста су” программасы буенча чүпрәлеләр сыйфатлы сулы булачак

    Чүпрәле районында халыкны эчә торган су белән тәэмин итү - иң киеренке мәсьәләләрнең берсе. Болай да актуаль торган проблеманы соңгы еллардагы коры җәйләр тагын да кискенләштерде. Гомумән, бездә республиканың башка төбәкләренә караганда да, суга мохтаҗлык зур. Социаль мөһим мәсьәлә бүген ничек хәл ителә? Районның башкарма комитеты җитәкчесе Шәүкәт Алиуллов белән...

    -Шәүкәт Әхмәтсафинович, район территориясендәге авылларда яшәүче халык гомер-гомердән чиста суга тилмерде. Инде мәгълүм булганча, безнең җирлектә коеларны нинди генә тирәнлектә казысаң да, аның суы санитар-эпидемиология, шулай ук гигиена нормаларына туры килми.Проблеманы хәл итү өчен башкарыла торган эшләр турында сөйләсәгез иде.

    -Эчә торган суга ихтыяҗ бездә генә түгел, ә җир шарында да иң катлаулы проблемаларның берсе булып кала. Планетаның 71 процентын океаннар, диңгезләр һәм төрле сулыклар алып торуга да карамастан, эчә торган су шуның нибары өч процентын гына тәшкил итә. Хәтерләсәгез, 2003 елны Берләшкән Милләтләр Оешмасы эчә торган су елы дип игълан иткән иде. Бу тиктомалдан гына эшләнмәде. Бик күп илләр (шул исәптән Россия дә) чиста суга тилмерә. Экологлар да эчә торган суыбызның сыйфаты елдан-ел начарлана дип әйтә.

    Безнең җирлектә дә эчә торган суга кытлык зур. Бу проблеманы хәл итү өчен соңгы елларда районның кайсы җирлегендә ничә чишмә бар, аларның куәте, суларының сыйфаты һәм башка мәгълүматларны тупладык. 2011-2017 елларга исәпләнгән «Чиста су» федераль программасы Чүпрәледә дә уңышлы тормышка ашырыла, дияргә нигез бар.

    Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты тарафыннан "2009-2015 елларда Татарстан Республикасының коммуналь комплексындагы суүткәргеч-канализация хуҗалыкларын һәм җылылык белән тәэмин итү системасын үстерү" программасы да гамәлгә кертелгән иде. Һәр елны шушы программа буенча районга ун миллион сум акча бирелеп килде. "Чиста су" программасы быел да дәвам итә. Хәзерге вакытта безнең районда 41,5 километр озынлыкта җир асты суүткәргечләре бар. Алдагы көннәрдә Иске Кәкерле авылында- 8,7, Иске Ишледә-1,5, Чуваш Ишлесе һәм Матакта-3, Чуваш Бизнәсендә-1,8, Яңа Элмәледә һәм Яңа Чокалыда-1 әр, Городище авылында 10 километр озынлыкта суүткәргеч торбаларны файдалануга тапшырачакбыз.

    -Шәүкәт Әхмәтсафинович, районны чиста су белән тәэмин итү буенча эшләр элек тә алып барыла иде кебек...

    -Дөрес, районны су белән тәэмин итә башлауның тарихы үткән гасырның 80нче елларына барып тоташа. Шул елларда Зөя елгасыннан су китерү проектын эшли башлаганнар. Исәпләп карагач, суның артык та кыйбатка төшүе ачыкланган. Бөтен эш проект сызудан гына гыйбарәт түгел бит әле. Аннан килә торган су әллә ничә төрле чистарту корылмалары, фильтрлар аша үтәргә тиеш, ә алар бик кыйбат. Бер литр су бәясе сыра бәясенә туры киләчәген белгәч, ул проектны кире кагалар. Аннан соң икенче вариант, 2001 елда, район чишмәләрен тергезү мәсьәләсе карала башлады. Җирлегебезнең көнбатыш биләмәсендәге чишмәләрнең суларын тикшерү өчен республиканың Экология һәм җир асты байлыклары министрлыгы белән өч миллион сумлык килешү төзелде. Нәтиҗәдә, тәүлегенә алты мең куб эчә торган су бирүчән чишмәләр табылды. Безнең районның тәүлеклек ихтыяҗы-8-9 мең куб. Район җитәкчелеге мөрәҗәгате белән галимнәр Буа районының Студенец участогындагы җир асты суларын да өйрәнделәр. Мондагы чишмәләрнең суы сыйфатлы булып чыкты, куәте тәүлегенә 6,3 мең куб. Шуңа ориентлашып районга су китерүнең перспектив схемасы ясалды. Икенче төрле әйтсәк, районны биш зонага бүлдек: көнчыгыш, көньяк- көнбатыш, төньяк-көнбатыш, көнбатыш һәм төньяк. Кайбер зоналарны үзләрендә чыга торган чишмәләрдән тәэмин итү мөмкинлеге каралды. Городище авылын су белән тәэмин итәрлек үз чишмәләре бар, мәсәлән. Ә менә Чуваш Бизнәсе авылындагы өч чишмә тәүлегенә бер мең генә куб. су бирә. Городище һәм Татар Бизнәсе авылларында 300 һәм 150 тонна су сыйдырышлы резервуарлар урнаштыру планлаштырыла. Кагыйдә буенча торак пунктларда һәр 300 метр саен бер гидрант куелырга һәм аның басымы бер атмосферадан да ким булмаска тиеш.

    Шуны да искәртим, 2010 елдагы корылыктан соң, район үзәгендә су җитми башлады. Социаль яктан бу бик мөһим проблема. Аны хәл итү максатыннан Кушкуак авылы ягыннан килә торган суүткәргечне Чуваш Чүпрәлесе авылы янындагы каптаждан тәэмин ителүче "Дачный" поселогы суүткәргеченә тоташтырырга кирәк, дип уйлыйбыз.

    Бу кадәр эшләр зур чыгымнар да сорый, билгеле. Район башлыгы Александр Шадриков Республика Президенты Рөстәм Миңнехановка барлык эшләрнең һәм чыгымнарның күләмен дәлилләп, мөрәҗәгать итте. Президент үтенечне җавапсыз калдырмады, шушы максатка тагын 150 миллион сум (!) акча бүлдерде. Аңа барлык чүпрәлеләр исеменнән ихлас рәхмәт әйтәсе килә. Шулай итеп, бу юнәлештә "боз кузгалды", дияргә була. Суүткәргечләрне "Раминвест", "Альтаир" һәм "Чүпрәле" коммуналь челтәрләре" кебек оешмалар төзи.

    -Районны тулысынча эчә торган су белән тәэмин итү ничә елга сузылырга мөмкин?

    -Катлаулы сорау, гасырлар буе хәл ителмәгән мәсьәләне тиз генә гамәлгә ашыру җиңел эш түгел. Минем фаразлавымча, якындагы уньеллыкта барысы да хәл ителер һәм кимендә 900 миллион сум финанс чыгымнары кирәк булыр.

    -Әмма, быел инде район үзәгендә эчә торган суга кытлык бигрәк тә күзәтелде. Краннарда суның бөтенләй беткән чаклары булды...

    -Берәүләр эчәргә тилмергәндә оятсызлар, вөҗдансызлар суны теләсә күпме күләмдә үзләре теләгәнчә файдаланып бәрәңге бакчаларын сугаралар. Һәм суны урлау фактлары да күп. Өстәвенә вакытында түләмиләр. Су кергән йортлар 2012 елның 23 ноябрендә кабул ителгән 261нче Федераль закон буенча исәп-хисап приборы куярга һәм күпме су сарыф итә, шулхәтле түләргә дә тиешләр. Приборларның да рөхсәт ителгәннәрен генә куярга туры киләчәк. Кыскасы, суны файдалану буенча нык контроль булачак. Район үзәгендә яшәүче берничә кеше шундый гамәлләре өчен административ җаваплылыкка тартылды һәм штраф түләде.

    Кайберәүләрдән: "Аллаһы Тәгалә суы бит ул, ник әле аны теләгәнчә файдаланмаска",- дигән сүзләрне дә ишетергә туры килә. Краннан килгән су рәхәтлек бит ул. Ә "рәхәтлек" берничек тә бушлай була алмый. Менә гади генә мисал, Городище һәм Чуваш Бизнәсе авылларындагы каптажга электр линияләре сузу өчен генә дә 20 миллион сум чамасы акча кирәк. Аллаһы Тәгалә дә: «Су, җир, һаваны кешелеккә Мин бирдем. Кулланыгыз, файдасын күрегез, ләкин кайдан килгәнен онытмагыз»,- ди. Исраф, ягъни кирәгеннән артык сарыф итүнең дә, гөнаһ икәнлеге турында уйлансын иде адәм баласы.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: