Туган Як
  • Рус Тат
  • Үсәбез... Яңарабыз...

    Үткән ел Татарстан Республикасы торак йортларга капиталь ремонт үткәрү өчен федераль бюджеттан бер миллиард сумнан артык акча алды. Аны торак- коммуналь хуҗалыгын реформалаштыруга ярдәм күрсәтү фонды бүлеп бирде. Шушы максаттан безнең районга да 4 миллион 450 мең сумнан артык акча алынды.

    Районда торакны төзекләндерү программасын гамәлгә ашыру үткән елларда уңышлы дәвам итте. Соңгы өч елда гына да гомуми мәйданы 11394 квадрат метрны тәшкил иткән 22 йорт төзекләндерелде. Аның өчен 57 миллион сум акча тотылды. Муниципаль район башкарма комитетының төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалыгы бүлеге начальнигы Юрий Шуркин әйтүенчә, 2011 елның капиталь төзекләндерү программасына район үзәгенең Дзержинский урамындагы 17 нче йорт, Тукай урамындагы өч фатирлы 47 нче һәм Яңа Чүпрәле авылының Яшьләр урамындагы 19 һәм 26 нче йортлар кертелгән иде. Райондагы төзекләндерү эшләрен, нигездә, "Стройсервис" җәмгыяте башкарды. Эшнең сыйфаты да югары булды. Быел исә Борындык поселогында ике күпкатлы йорт төзекләндереләчәк. Әлеге эшләргә 1 млн. 800 мең сум акча бүленгән. Анда эшләр башланды да инде. Һәм алар ЗАО "Строймонтаж" оешмасы тарафыннан башкарыла.

    Район үзәгендә Төркия технологиясе буенча заманчалап, зәвыклы итеп төзелгән өч катлы яңа йорт та үзәккә бер матурлык өстәде.

    -Район үзәген төзекләндерү, халыкның тормыш- көнкүрешен яхшырту һәм заманча яшәргә мөмкинлек тудыру өчен ел саен миллионлаган сумнарда акча тотыла. Хәзерге вакытта газы, суы кермәгән йортлар бармы икән? Булса да бармак белән генә санарлык. Район үзәген генә алыйк. Күп фатирлы дүрт йортка 2 миллион 453 мең 221 сумлык төзекләндерү эшләре үткәрдек. Су үткәргеч магистраль салуга 10 миллион, ә иске торбаларны яңаларга алмаштыру өчен 8 миллион 600 мең сум акча тотылды. 1,5 километр озынлыктагы электр үткәргеч линияләргә 674 мең сумлык реконструкция ясалды, урам яктырткычлары куелды. 2 номерлы урта мәктәп ягында тротуар салынды.

    Тротуарларны, газоннарны һәм скверларны тәртиптә тоту өчен генә дә 1 миллион 175 мең акча файдаланылды. Күргәнегезчә, район үзәге елдан-ел үсә, киңәя бара. Соңгы елларда гына да үзәкнең көньяк-көнбатыш ягында күпме йортлар сафка басты. Сугыш ветераннары, аларның гаиләләре өчен салынган йортлардан Дементьев урамы барлыкка килде. Аңа параллель итеп тагын яңа урам төзеләчәк. Анысы "Агалы-энеле Ракиповлар урамы" дип аталды.

    Эшмәкәрлек зур үсеш алды. Хәзер үзебездә җитештерү мәсьәләләрен дә карыйбыз. Әйтик, мини-заводлар булдыру халык өчен күпме файда китерәчәк? Ә ихтыяҗ аңа һәрчак бар. Элеккеге "Сельхозтехника" берләшмәсе территориясендә эшмәкәр Фәрит Шәрәфетдинов катнаш азык ясау өчен мини-завод ачты. Шуның янәшәсендәге цехта төзелеш өчен стена блоклары ясала, такта ярдыру цехы бар. Кыскасы, шәхси ярдәмче хуҗалыклар белән шөгыльләнүчеләрнең саны арта бара, мал-туар өчен яңа биналар төзелә. Үткән елда гына да Иске Чүпрәле авылы җирлегендә яшәүче 141 кеше дәүләттән материаль ярдәм алды,- ди Иске Чүпрәле авылы җирлеге башлыгы урынбасары Фәрит Галләмов.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: