Туган Як
  • Рус Тат Чув
  • Яңа Чүпрәле авылы мәхәлләсендә яңа имам сайланды

    2017 елның 24 апреленнән башлап, Яңа Чүпрәле авылы мәчете имамы вазифасын Данир хәзрәт Шәрәфетдинов башкарачак.

    Татарстанда яңа мөфти вазифасына керешкәч, төбәкләрдә имамнар, мөхтәсибләр сайлау башланды. Әлеге уңайдан Яңа Чүпрәле авылында да яңа имам сайлау җыелышы узды.

    Җыелышта район мөхтәсибе Рөстәм хәзрәт Рәкыйпов һәм Яңа Чүпрәле мәхәлләсе мөселманнары катнашты. Сайлау барышында әлеге мәчетнең имамына бары тик бер кандидатура Данир хәзрәт Шәрәфетдинов тәкъдим ителде һәм ул бертавыштан сайланып та куелды.

    Данир хәзрәтне имам итеп сайлаганнан соң, Рөстәм хәзрәт Рәкыйпов аны мөхтәсибәт исеменнән яңа вазифа белән тәбрикләде. Ул аңа уңышлар теләде һәм мәчетнең үз вазифаларын намуслы башкарып, районның рухи үзәгенә әверелүенә ышаныч белдерде. Үз чиратында. Данир хәзрәт Шәрәфетдинов та әлеге вазифаны Ходай тарафыннан бирелгән олы бүләк һәм сынау да буларак кабул итүен әйтте. Авыл мәхәлләсе мөселманнары белән берлектә хезмәттәшлегенә өметен баглады.

    Җыелыш ахырында яңа имам белән берлектә азан әйтелде һәм өйлә намазы укылды.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: