Туган Як
  • Рус Тат Чув
  • Татарстан мөфти урынбасары Чүпрәледә төзелеп килүче Җәмигъ мәчетендә булды

    Татарстан мөфти урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин Чүпрәле мөхтәсибәтенә эшлекле сәфәр кылды.

    Биредә ул район имам-мөхтәсибе Рөстәм хәзрәт Рәкыйпов һәм җирлектәге имамнар белән очрашты. Имамнар җыелышында казый Инсаф хәзрәт Җәләлетдинов, нәзарәт юристы Айрат Билалов, Буа районы җитәкчесе Рәшит хәзрәт Маликов та катнашты. Җыелышта сүз җирлектә алып барылган дини эшләр турында барды.

    Мөфтият вәкилләре Чүпрәле җәмигъ мәчете төзелешендә дә булдылар. Мәгълүм булганча, 2014 елның көзендә Иске Чүпрәле авылы Тукай урамында "Чүпрәле үзәк Җәмигъ" мәчетенең нигез ташы салынды. Хәзерге вакытта төзелеш алып барыла. Янәшәдә мәдрәсә төзелә.

    Шуны да әйтергә кирәк, бүгенге көндә район үзәгендә ике мәчет эшли, яңа мәчет өченчесе булачак.

    20 августта Чүпрәленең иске мәчетенең 20 еллыгына багышланган җыен үткәрелә.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: