Туган Як
  • Рус Тат Чув
  • Мәхмутовлылар быел да мул уңышка өмет итә

    "Мәхмутов И" крестьян - фермер хуҗалыгы эшчәннәре районда беренчеләрдән булып шикәр чөгендере чәчүне төгәлләделәр. Кыйммәтле әлеге культураның мәйданын быел 270 гектарга җиткергәннәр.

    Әйтергә кирәк, соңгы елларда хуҗалыкта шикәр чөгендере игү белән чын - чынлап шөгыльләнә башладылар. Фәнгә нигезләнеп яңа технологияләр, алымнарны киң кулланалар. Узган елда да биредә татлы тамырларның һәр гектарында 400 центнердан артык чимал җыеп районда иң алдынгылар сафына чыктылар. КФХ җитәкчесе Илмир Мәхмутов әйтүенчә, шикәр чөгендере чәчү һәм карап үстерү кебек җаваплы хезмәтне оста механизаторлар Рафис Җәмалтдинов белән Радик Хәйретдиновка тапшыралар икән. Алар инде беркадәр тәҗрибә тупларга да өлгергән.
    -Югары уңышка ирешүегезнең сере нидә?,- дип кызыксынам җитәкчедән. -Беренчедән, плантация өчен туфракның туклыклы, тиешле дәрәҗәдә эшкәртелгән һәм алгарышы кышкы культуралар булуы мөһим. Икенчедән - чәчү алдыннан технологик чараларны үзвакытында үткәрүгә зур игътибар бирәбез. Менә бу басуларны көздән үк 30 сантиметрдан артык тирәнлектә сукалап калдырган идек. Шикәр чөгендере ул чүп үләннәрен һәм корткыч - бөҗәкләрне һич тә яратмый. Үзвакытында эшкәртмисең икән, яхшы уңышка өмет итәргә урын да калмый. Дөрес, шикәр чөгендере бик көйсез һәм күп хезмәт таләп итә торган культура. Шулай да без гектарлар мәйданын арттырган саен аның табышлы булуына инандык һәм соңгы елларда плантацияне берничә мәртәбәгә арттырдык. Рентабельлелекнең 30 проценттан да артып китүе ярыйсы гына табыш та бирде,- дип сөйли Илмир Фиркатович. Монда эшләгән кешенең кадерен дә беләләр. Үткән ел ике механизатор КФХ исәбеннән юллама белән "Бәкер" санаториясендә сәламәтлеген ныгыткан, быел да лаеклы хезмәткәрләрне шундый бүләк белән шатландырырга уйлый җитәкче.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: