Чүпрәле район башлыгы Александр Шадриковның Яңа ел белән котлавы
Хөрмәтле чүпрәлеләр! Сезне якынлашып килүче Яңа 2018 ел белән котлыйм. 2017 елны озатып, яңа елга аяк басканда без узган елга йомгак ясыйбыз һәм киләчәккә планнар билгелибез. Узып баручы елга нәтиҗә ясап, аның безнең район өчен уңышлы булуын билгеләп үтәргә кирәк. Авылларда ФАПлар ачылды, күпфункцияле үзәк төзелде, мәктәпләр, балалар бакчалары төзекләнә...
Хөрмәтле чүпрәлеләр! Сезне якынлашып килүче Яңа 2018 ел белән котлыйм.
2017 елны озатып, яңа елга аяк басканда без узган елга йомгак ясыйбыз һәм киләчәккә планнар билгелибез.
Узып баручы елга нәтиҗә ясап, аның безнең район өчен уңышлы булуын билгеләп үтәргә кирәк. Авылларда ФАПлар ачылды, күпфункцияле үзәк төзелде, мәктәпләр, балалар бакчалары төзекләнә һ.б, һб. Спорт ярышлары үтә һәм спорт объектлары файдалануга тапшырыла.
Район предприятиеләре, авыл хуҗалыгы өлкәсендә уңышларыбыз бар. 2017 ел муниципаль районда Яшьләр елы буларак узды. Ел дәвамында эшчәнлегебездә төп юнәлешләребезнең берсе яшьләр өчен яхшы шартлар тудыру булды. Бу эш 2018 елда да дәвам итәчәк. Киләсе ел районыбызда Патриотизм елы дип игълан ителде.
Без чүпрәлеләр тырыш һәм тынгысыз хезмәте нәтиҗәсендә куелган максатларга бергәләп ирештек. Туган төбәгебез иминлеге өчен хезмәт куйган, көндәлек хезмәте белән уртак эшебез уңышына өлеш керткән бар кешегә рәхмәт белдерәм.
Хөрмәтле чүпрәлеләр! Сезне барчагызны да Яңа ел белән котлыйм. Ул һәр йортка иминлек, гаиләләргә тынычлык, муллык һәм бәхет-шатлыклар китерсен иде! Әлеге бәйрәм көннәрендә сезгә һәм якыннарыгызга иң җылы теләкләр, сәламәтлек, иминлек телим. Яңа ел сезнең барлык яхшы ниятләрегезне тормышка ашырсын, яңа җиңүләр һәм күңелле ачышлар, җылылык һәм шатлыклар алып килсен. Һәркайда сезгә уңышлар юлдаш булсын!
Александр Шадриков, Чүпрәле муниципаль район башлыгы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев