Чүпрәле район башлыгы Александр Шадриковның Яңа ел белән котлавы
Хөрмәтле чүпрәлеләр! Сезне якынлашып килүче Яңа 2018 ел белән котлыйм.
2017 елны озатып, яңа елга аяк басканда без узган елга йомгак ясыйбыз һәм киләчәккә планнар билгелибез.
Узып баручы елга нәтиҗә ясап, аның безнең район өчен уңышлы булуын билгеләп үтәргә кирәк. Авылларда ФАПлар ачылды, күпфункцияле үзәк төзелде, мәктәпләр, балалар бакчалары төзекләнә...