Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Чүпрәле басуларында техника гөрелтесе тынмый

Район игенчеләренең уртак тырышлыгы белән 31 мең гектардан артык (74 %, республиканың уртача күрсәткече белән чагыштырганда бер дәрәҗәдә диярлек) басу мәйданнарында язгы чәчү үткәрелде.

Шушы көннәрдә бөртекле һәм бөртекле - кузаклы культуралар чәчү тулысынча төгәлләнәчәк. Берүк вакытта техник культуралар уңышына нигез салу эшләре дә кызу темпларда дәвам итә. Җаваплылыгы чикләнгән "Цильна" җәмгыяте эшчәннәре чәчүдә аеруча өлгерлек күрсәтәләр. Биредә барлык кыр эшләре дә диярлек тәмамлану алдында. Бөртеклеләр чәчүдә Азат Сатдинов, Иван Фролов, Рафаил Вәлиуллов, Ингель Җәббаров, Энсар Низамов һәм Фәрит Әхмәтҗановка тиңнәр булмады. Шикәр чөгендере чәчүне ел саен Илнур Сатдиновка ышанып тапшыралар. Быел да ул үзенә йөкләнгән вазыйфаны намус белән үтәде. Кукуруз чәчү уңганнары Фәрит Аббазов белән Ринат Юсупов турында да биредә мактау сүзләрен генә ишетәсең. Әлеге уңганнарның фидакарь хезмәте нәтиҗәсендә 3000 гектардан артык басу мәйданнарында булачак уңышка нигез салында. Быел район басуларының 4000 гектардан артыгын көнбагыш культурасы билиячәк. Аны "ТранСпорт", "Эталон - Агро", "Низамов" "Бикчуров" һәм "Ак Барс Чүпрәле" агрофирмасының кайбер филиаллары үстерә.
-Бүгенге көндә язгы кыр эшләренә 67 берәмлек агрегат җәлеп ителгән. Көн саен 2000 гектардан артык чәчү үткәрелә. Дөрес, соңгы вакытта яуган яңгырлар эшне беркадәр туктатса да, игенчеләребез төшенкелеккә бирелми. Шуны да искәртим, республиканың Авыл хуҗалыгы һәм азык - төлек министры Марат Әхмәтов 20 майга чәчүне төгәлләү бурычын куйган иде. Шуңа йөз тотып, барлык эшләрне дә комплекслы оештырырга кирәк. Әйтик, әле чәчү төгәлләнмәгән, шулай да уҗым культураларын чүп үләннәреннән һәм корткыч бөҗәкләрдән саклау буенча чаралар оештыру таләп ителә. "Ак Барс Чүпрәле" агрфирмасының Городище филиалында бу эшкә керешеп бик дөрес эшләделәр,- ди агро идарәнең үсемлекчелек буенча киңәшчесе Фәнил Хәлимов.

Чәчүлекләрне карау башланды
Агымдагы елда городищеллылар 1430 гектар мәйданда чәчү үткәрделәр, шул исәптә 275 гектар арпа, 840 гектар сабан бодае, 130 гектар катнаш азык һәм силос өчен 185 гектар басуда кукуруз орлыклары җир куенына күмелде. "Һава торышы безгә комачау итмәде, Җиңү бәйрәме көнен чәчү эшләрен тәмамлап каршы алдык.",- ди филиал директоры Рафаил Алимов. Шул ук вакытта ул тынгысыз хезмәт үрнәкләре күрсәткән Сергей михайлов һәм Владимир Портнов кебек механизаторларның, чәчүчеләрдән Владимир Кириллов, Михаил Павлов һәм Борис Зайцевның исемнәрен мактап телгә алды. Алар әлеге җаваплы чорда көн саен үз нормаларын арттырып үтәп барган. Әлеге филиалда уҗым культураларын химик препаратлар белән эшкәртү эшенә дә районда беренче булып башладылар. "Бездә уҗым культуралары 1,5 мең гектар мәйданны били. Шытымнар искитмәле. Хәзер кичекмәстән аларны саклап үстерү максатыннан үзвакытында агротехник чара үткәрергә кирәк, соңга калу бик кыйбатка төшүе ихтимал".- ди зур тәҗрибәле агроном Владимир Кизин. "Туман" агрегатын идарә итүче Сергей Жданов әйтүенчә, ул көн саен 300 гектарга якын үсемлекләргә химик препарат сиптерә икән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: язгы чәчү