Туган Як
  • Рус Тат Чув
  • Чүпрәле авылларына сыйфатлы су килә

    "Кисим дисәң - талы, эчим дисәң суы юк",-дип язган "Ватаным Татарстан" журналисты Мәрди Рафиков безнең районга килеп киткәннән соң. Ул еллардан соң бик күп вакыт үтте, әлбәттә. Ә районда эчәргә яраклы су җитмәү проблемасы соңгы өч елда гына әле актив рәвештә хәл ителә башлады. Чүпрәле районы җитәкчелегенең бу юнәлештәге тәкъдимнәрен...

    Йорт артыннан йорт сыйфатлы суга тоташа

    2014 елдан бирле әлеге максатны тормышка ашыру өчен республика казнасыннан Чүпрәле районына 335, 25 миллион сум күләмендә акча бирелгән. Еллар буенча санасак бүленгән суммалар: 2014 елга - 50 миллион, 2015 елга - 100 миллион, 2016 елга 185 миллион 250 мең сум туры килә. 2017 елның беренче яртыеллыгына исә "Чиста су" программасы буенча безнең районга 65, 05 миллион сум финанс ярдәме каралган иде. Быел да чүпрәлеләргә теләктәшлек күрсәтеп Президент Рөстәм Миңнеханов тагын 50 миллион сум күләмендә финанс ярдәме бүлү турындагы документка кул куйды.

    Районның көньяк-көнбатышында су магистрале сузу эше тулысынча төгәлләнде. Иң беренче булып чишмә суын городищелылар эчә башлады. Әлеге авылның 164 йортына су кертелде. Алардан кала Яңа Элмәле авылы халкы, Иске Кәкерле, Матак авылы халкының күпчелеге сыйфатлы су эчә. Гомумән алганда, соңгы елларда 725 йортка су кертелгән, тагын 134 йорт якын арада сыйфатлы суга тиенәчәк.

    Район башкарма комитеты җитәкчесе Шәүкәт Алиуллов районны су белән тәэмин итү буенча безгә түбәндәгеләрне аңлатты:

    -Су чыганакларын эзли торгач, махсуслашкан оешма Борындык поселогы янында тәүлегенә 2-3 мең куб.метр эчәргә яраклы су бирәчәк чыганакка юлыкты. 50 метрлап җир астында ятучы бу чыганакның суы тикшертелде, лаборатор анализлар күрсәткәнчә, ул бөтен нормаларга да туры килә. Хәзер инде Шушы урында су скважинасы төзеләчәк һәм Борындыктан алып Алешкин-Саплык авылына кадәр булган участоктагы барлык авылларны да су белән тәэмин итүнең проект-смета документацияләре әзерләнә. Кече Чынлы авылы яныннан Шәйморзага таба, өч км. озынлыкта, су торбалары сузылды да инде.

    Хезмәт күрсәтәчәк оешма турында

    "Чиста су" программасын тормышка ашыру һәм, гомумән, авылларда төзелгән су магистраленә хезмәт күрсәтү "Переспектива" муниципаль унитар предприятиесенә йөкләнде.

    Предприятие директоры Валерий Художидков:

    -Бүгенге көндә "Чиста су" программасы нигезендә район җирлегендәге 11 торак пункт тулысынча эчәр су белән тәэмин ителгән. Бу - Городище, Яңа Чокалы, Яңа Элмәле, Чуваш Бизнәсе, Татар Бизнәсе, Мунчәли, Матак, Чуваш Ишлесе, Иске Ишле, Иске Кәкерле авыллары.

    2017 елда тагын җиде торак пункт - Зур һәм Кече Аксу, Иске, Югары һәм Түбән Чәке, Югары һәм Түбән Каракитә авылларын су магистраленә тоташтыру буенча эшләр башланган иде һәм тулысынча төгәлләнде дә. Ә менә авыл эчләрендә эшлисе эшләр әле байтак. Өйләргә су кертү өчен гаризалар кабул итәбез, документлар тутырабыз һ.б., һ.б.

    Районның бер ягында рәхәтләнеп судан файдалансалар, Шәйморза, Уби якларында бу әлегә хыял булып кала бирә. Дөрес, Кече Чынлы авылында элек елларда су кертү буенча шактый эш башкарылганын әйтеп үтәргә кирәк. Әмма суның сыйфатына килгәндә, ул яхшыртуны таләп итә. Проект буенча Борындык ягыннан су тарту төгәлләнгәч, бу яктагы авыллар да сыйфатлы су челтәренә тоташтырылачак.

    "Чиста су" программасының гамәлдә булу вакыты республикада 2030 елга кадәр. Әмма безнең районда эчәр су белән тәэмин ителеш программасы 2030 елга кадәр сузылмас, иртәрәк төгәлләнер. Һәрхәлдә бу юнәлештә алып барыла торган хезмәт темплары шулай дип әйтергә тулы нигез бирә.

    Валерий Художидков су кертүдә килеп туган кайбер проблемаларга да тукталды.

    -Һәр яңалык, башлап, бик хуплап кабул ителсә дә, аның икенче ягы да булмый калмый. Авыл кешесе күп очракта алдын-артын уйламыйчарак эш итәргә күнеккән, диясем килә. Кайберәүләр рөхсәтсез-нисез суны өйгә кертү җаен карый. Җир астында су торбасы белән янәшәдә генә газ торбасы булырга мөмкинлеге дә, электр элемтәсе линиясе дә шуннан узуы борчымый, куркытмый аны. Белер-белмәс казу эшләрен башкарганда аларга зыян килә, билгеле, я булмаса су магистралендәге торбаны өздертәләр. Нәтиҗәдә, су магистрале өчен җаваплы оешма буларак, боларның барысы өчен дә без җавап тотарга тиеш булып калабыз һәм җимерелгәнне төзәтү дә безгә кала. Шуңа да авыл халкына мөрәҗәгать итеп, өйләренә су кертергә теләүчеләрнең иң беренче эш итеп безнең оешма исеменә гариза язарга тиешлекләрен искәртәсе килә. Һәр нәрсә, һәрбер эш, билгеле бер таләпләргә, шартларга җавап бирергә тиеш. Су да йортларга килешү нигезендә бирелә. Килешү шартларын һәр ике як та үтәргә тиеш була. Ә суны исәпләү җиһазы урнаштыру - мөһим шартларның берсе. Беренчедән, бу суны никадәрле күләмдә тотуыңны исәпләп чыгара. Икенчедән, аны кирәгеннән артык сарыф итмәүгә сәбәп тә. Тагын шунысын да әйтергә кирәк - суны өйгә рөхсәтсез керткәндә штраф салу да каралган. Физик затлар өчен бу 1-3 мең сум тирәсе, ә юридик затларга - 30 мең сум. Андый күңелсез хәлләр булмас, дип уйлыйм. Чөнки су-яшәү чыганагы, ә аның өйләргә өзлексез килеп торуы, килешү шартлары буенча, безгә йөкләнә. Һәм без ул шартларны үтәячәгебезгә ышандырабыз.

    Шулай ук, өйгә су тоташтыру таләпләренең тагын берсе - өйалдында авария коесының булуы. Бу су белән тәэмин ителеш барышында берәр нинди проблема килеп чыккан очракта кирәк, -ди социаль әһәмияткә ия булган тармак өчен җаваплы җитәкче. Ул, шулай ук, су челтәре һәм җиһазлары Глонасс системасы буенча күзәтеләчәге турында да белдерде. Ә бу исә, үз чиратында, су бирү барышында туган проблемаларны тиз арада хәл итү мөмкинлеге бирә, ди.

    Эчә торган су сыйфатлы булсын

    Сәламәтлеген кайгырткан кеше, әлбәттә, эчәсе суының сыйфаты турында уйланмый калмый. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы хәбәр иткәнчә, авыруларның 80 проценты суның сыйфаты һәм тиешле санитар таләпләргә туры килү-килмәвенә бәйле.

    Химик элементлар кушылган су ашкайнату һәм файдалы матдәләрнең үзләштерелү процессына йогынты ясый. Даруның тәэсире дә нәкъ менә суның сыйфатына бәйле икәнлеге дәлилләнгән. Пычранган су даруның тәэсирен тоткарлый. Сафландырылган, ягъни катнашмалардан арындырылган су да көндәлек кулланылыш өчен түгел, чөнки андагы барлык кирәкле микроэлементлар югалган була.

    Кайнатып эчәргә кирәк

    Күпләр суны кайнатсаң, курыкмыйча эчәргә була дигән фикердә тора. Кызганычка, алай иткәндә дә барлык микроблар үлеп бетми, авыр металлар, нитрат һәм пестицидлар турында әйткән дә юк. Шуңа да суны чистарту өчен аны кайнату гына җитми. Моңардан тыш суны кайнатып чыгарганнан соң, чәйнек кырыйларына файдалы саналган кальций һәм магний тозлары утырып кала. Ә менә йомшак ак металл (кадмий), терекөмеш һәм нитратлар берничек тә югалмый.

    Коедан су алам. Иң чистасы кое суы дип әйтергә яратсак та, аның кайдан башлангыч алуын төгәл генә белмибез. Шуңа да аның составындагы нитрат, фтор, хлор, бакырларның күпме өлеш булуын беребез дә әйтә алмый. Артезиан суында, фторның күләме 16 тапкырга күбрәк булган очраклар да бар икән. Коедан алган суны түбән температурада сакларга кирәклеген һәм аны 72 сәгатьтән артык сакларга ярамаганлыгын да искәртәләр белгечләр.

    Суны күпме эчәргә?

    - Белгечләр көненә 1,5-2 литр чиста су эчәргә куша. Моңардан кала якынча 1,5 литр сыеклыкны яшелчә һәм җиләк-җимештән, аш һәм соклардан һәм башка продуктлардан алабыз. Климат, профессия, яшь, сәламәтлек торышына бәйле рәвештә күрсәтелгән нормадан я азрак, яки күбрәк тә булырга мөмкин. Төгәл саннарга килгәндә исә бер килограмм авырлыкка көндәлек норма 30 мл. сыеклык дип алсак, 70 килограмм авырлыкка ия кешеләргә көненә ике литр сыеклык туры килә дигән сүз.

    - Биш яшькә кадәрге сабыйларга сәгать саен берничә йотым су бирегез - аларның организмы тиз сусызлана.

    - Россиянең урта полосасында физик эш минималь булганда, ризык белән бергә - 3,5 литр, ачык һавада авыр хезмәт башкарганда, 6 литрга кадәр сыеклык керергә тиеш.

    -Ябыгасыгыз килсә, ашар алдыннан ярты стакан су эчегез, чөнки аңардан соң азрак ашала.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: