Туган Як
  • Рус Тат Чув
  • Быел Чүпрәледә 44 мең гектардан артык мәйданнарда чәчү үткәрәсе бар

    Монда нәкъ җырдагыча, басуларның иге- чиге юк, офыкларга ук барып тоташкан кыр мәйданнарында язгы эшләрнең иң кызган чагы. Агрегатлар көнне- төнгә ялгап дым каплата, уҗымнарны һәм күпьеллык үләннәрне тырмалап өстәмә сый бирәләр, бөртекле иртә культуралар чәчү эшен дә кызу тоталар.

    "Цильна" җәмгыяте эшчәннәре белән шикәр чөгендере басуында очраштык. Быел әлеге культураны 700 гектарда чәчмәкчеләр. Орлыкларның да "Оригинал" сортлысын кайтартканнар. Беренче мәртәбә сынау үткәрәләр. Узган корылыклы елларда да татлы тамырларның һәр гектарында 400 центнер уңыш үстерергә өйрәнгән хезмәтчәннәр быел да шикәр чөгендеренә зур өмет баглыйлар. Елдагыча чәчү эше Илнур Сатдиновка йөкләнгән. Әтисе Вазыйх абый кебек үк бик уңган механизатор ул. Җиде яшеннән диярлек трактор штурвалы артында үскән. Хәзер дистә елдан артык инде үзе мөстәкыйль рәвештә трактор йөртә. Уңган- булганлыгын исәпкә алып чит ил тракторын биргәннәр. "Манопил" маркалы чәчкеч белән көн саен 70 гектардан артык мәйданда орлыкларны җир куенына күмдерә. "Эшнең сыйфаты яхшы, басуларыбыз тигез, туфракта дым да җитәрлек. Корырак урыннарда орлыкларны тирәнгәрәк күмдерәбез",- ди Рөстәм Хәмдиев. Аны шикәр чөгендере чәчүдә сыйфат буенча җаваплы итеп куйганнар. Пенсиягә кадәр төрле эшләрдә катнашкан, кырчылыкта зур тәҗрибәсе бар.

    Плантациядәге барлык эшләрнең төп- төгәл технология буенча үтәлүен таләп итә, ашламаның да туфракка тиешле күләмдә керүен нык контрольдә тота. "Гомумән, әлеге хуҗалыкта һәр агро техник чараны үзвакытында үткәрәләр, чәчү әйләнеше дә алдан расланган карта нигезендә башкарыла. Менә бу чөгендер басуында былтыр уҗым культурасы үстерелгән иде. Шуны да әйтим, быелгы яз кырчылык өчен яхшы килде. Хәзерге вакытта бер метр тирәнлектәге туфрак катламында 230 мм дым запасы бар. Шуңа да карамастан, эшне кызу тотарга кирәк",- дип сүзгә кушылды агро идарәнең үсемлекчелек буенча консультанты Фәнил Хәлимов. Чәчү алдыннан туфрак эшкәртүдә Александр Антонов та зур тырышлык куя. "МТЗ- 1221" маркалы тракторына "Компактор" агрегаты тагып чәчү өчен туфрак йомшарта. "Эшләр ничек бара, кыен түгелме?",- дип кызыксынабыз механизаторлардан. "Җирдә дым барында чәчеп каласы иде. Эш шартларына килгәндә- бик әйбәт. Техника яхшы эшли, өч мәртәбә кырга кайнар аш- су китерәләр, чәчүнең һәр гектары өчен 30 сум акча түләнә. Мин бик канәгать",- ди Илнур. Рәсемдә: белгечләр дә, механизаторлар да эшнең сыйфаты турында фикер алышалар.

    Быел район буенча 44 мең гектардан артык мәйданнарда чәчү үткәрәсе бар. Шуның 16067 гектарын сабан бодае, 8733 гектарын арпа, 1549 гектарын борчак, 87 гектарын солы һәм башка культуралар билиячәк. 725 гектарда бөртек өчен кукуруз чәчү планлаштырыла, ә силос өчен аны 3747 гектарда чәчмәкчеләр. Шикәр чөгендеренең мәйданнары 3243 гектарны тәшкил итәчәк. Бүгенге көнгә планда каралган барлык мәйданнарның 12 проценттан артыгында чәчү үткәрелде. Кыр эшләре "Цильна" җәмгыятендә һәм "Шәйморза" предприятиесендә, "Ак Барс Чүпрәле" агрофирмасының "Городище" һәм "Яңа Элмәле" филиалларында яхшы оештырылган.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: