Туган Як
  • Рус Тат Чув
  • Әтәч, тавыклар да исәптә

    Авыл хуҗалыгында сан алу кампаниясе төгәлләнү алдында. Бөтенроссия авыл хуҗалыгында сан алу быелның 1 июленнән башланды һәм ул 15 августка кадәр дәвам итә. Шул вакытка райондагы барлык объектлар исәпкә алынып бетәргә тиеш. Мал-туар, кош-корт, җир кишәрлекләре, яшелчәләр, җиләк-җимеш агачлары һәм башкалар махсус кодлар ярдәмендә бланкларга теркәлә.

    Авыл хуҗалыгында сан алу кампаниясендә катнашучы 22 сан алучы дүрт төп участокка беркетелгән. Сан алучылар әлеге кампаниягә алдан бик ныклап әзерләнгәннәр. Инструкторлар белән берлектә аларны укытканнар. Сан алучылар имтихан да тапшырганнар. Һәрберсе махсус портфель, жилет, кепка, таныклык, калькулятор, ручка белән тәэмин ителгән.

    Иске Чүпрәле авыл җирлегенә караган беренче номерлы сан алу участогында сан алучы булып Регина Камалова эшли. Регина-студентка. Аның участогындагы 22 урамда 455 хуҗалык һәм ике крестьян-фермер хуҗалыгы исәпләнә. Аңа ияреп без дә, берничә хуҗалыкта булып, сан алу барышын күзәттек.

    Без Фәридә һәм Нурислам Хафизовларда. Регина Камалова һәр мәгълүматны Фәридә ханымның сүзеннән теркәп бара (рәсемдә). Хуҗалыктагы каралты-кураның ничә квадрат метр булуын да, һәр төр җиләк-җимеш агачларының ничә төп икәнен дә, яшелчәләрнең ничә квадрат метрда утыртылуын да әйтте хуҗабикә.

    - Әле мин сан алучы ролендә беренче тапкыр гына,-ди Регина. -Бу эшкә бик җитди карыйм. Беренче көннәрдә бераз куркытты инде, 12 битле бланк тутырасы бит, бозарга ярамый,- ди ул.

    Айгөл Яруллина исә өченче номерлы сан алу участогында сан алучы. Аның участогында 419 йорт-хуҗалык һәм биш крестьян-фермер хуҗалыгы исәпләнә.

    -Элек бит мондый сан алулардан соң, гадәттә, авыл кешесенә салым күләмен арттырганнар. Шуңа күрә авылдашлардан төрле имеш-мимешләр дә ишетергә туры килә. Мәгълүматларның читкә таратылмавын, җаваплар язылган бланкларда фамилияләр күрсәтелмәвен, соңыннан бөтен бланклар да юк ителәчәген аңлатабыз, -ди Айгөл.

    Ирфан Вәлиуллин, "Бөтенроссия авыл хуҗалыгын исәпкә алу-2016"га әзерлек күрү һәм үткәрү буенча Чүпрәледәге вәкаләтле вәкил:

    -Район буенча сан алуга 29 кеше җәлеп ителде, шуларның 22се-сан алучы, 4-инструктор. 71 авыл хуҗалыгы предприятиесе, 81 крестьян-фермер хуҗалыгы һәм шәхси эшмәкәр, 10029 шәхси хуҗалыкта сан алу үткәрелде.

    Сан алучыларның эшенә тел-теш тидерерлек түгел. Инструкторлар арасында Яңа Ишле участогыннан Наил Арслановның үз эшендә үтә дә җаваплылыгы һәм төгәллеге белән аерылып торуын ассызыклыйсым килә. Шулай ук, сан алучылар арасында Регина Камалованың, Айгөл Яруллинаның эшләре, аеруча, мактауга лаек. Гүзәл Миначетдинова, Руслан Идиятуллин, Альбина Хәсәнова, Илисә Гатауллина, Равил Сәлимҗанов, Татьяна Патшеева, Людмила Мигулкина, Татьяна Краснова турында район халкы мактау сүзләрен ишеттерде.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: