Әтәч, тавыклар да исәптә
Авыл хуҗалыгында сан алу кампаниясе төгәлләнү алдында. Бөтенроссия авыл хуҗалыгында сан алу быелның 1 июленнән башланды һәм ул 15 августка кадәр дәвам итә. Шул вакытка райондагы барлык объектлар исәпкә алынып бетәргә тиеш. Мал-туар, кош-корт, җир кишәрлекләре, яшелчәләр, җиләк-җимеш агачлары һәм башкалар махсус кодлар ярдәмендә бланкларга теркәлә.