Иң яхшы теркәүчеләр
Үткән атнада Биектау районында "Иң яхшы гражданлык хәле актларын тантаналы теркәүчеләр" республика конкурсының зонаара этабы булып үтте.
Анда районнан Иске Кәкерле авыл җирлеге сәркәтибе Сәрия Хәйрулла кызы Исхакова катнашып, 3 урынны яулады һәм Диплом, бүләкләргә ия булды. Әйтергә кирәк, мондый төрдәге конкурс республикада үткән елдан бирле генә оештырыла башлаган. Анда җиңү яулауга ирешкән Сәрия Исхакованы котлыйбыз, хезмәтендә уңышлар телибез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев