Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәледә язгы чәчү 70 проценттан артты

Соңгы мәгълүматларга караганда, район буенча чәчү үткәрелергә тиешле 44072 гектар мәйданнарның 30 мең гектарыннан артыгында бөртекле һәм бөртекле- кузаклы культураларның орлыклары җир куенына салынды.

Язгы кыр эшләрен комплекслы оештырган "Цильна" һәм "ТрансПорт" җәмгыятьләре механизаторларының фидакарь хезмәтләре мактауга лаек. Кече Чынлыда шикәр чөгендере чәчүне дә иң оптималь срокларда төгәлләделәр. Районда бөртек өчен кукуруз, арпа һәм борчак чәчү дә шушы көннәрдә ахырына якынлашачак. "Көннәрнең эссе һәм явымсыз торуы сәбәпле үсемлекләргә корткыч бөҗәкләр һәм чүп үләннәре куркыныч тудыра. Шуңа күрә уҗым культураларын һәм иртә чәчкән бөртеклеләрне агу химикатлар белән кичекмәстән эшкәртә башларга кирәк",- диләр агро идарә белгечләр.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: язгы чәчү