Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Чүпрәлегә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык- төлек министры Марат Әхмәтов килде

Татарстан Республикасының Премьер- министры урынбасары, Авыл хуҗалыгы һәм азык- төлек министры Марат Әхмәтов: "Чүпрәлеләрне үсемлекчелек культурасы буенча алдынгылар рәтендә күрәсем килә",-диде бүгенге эш визитында.

Министр утырган вертолет "Цильна" хуҗалыгының күпьеллык үлән чәчелгән басуына төште. Район җитәкчелеге белән күрешеп алганнан соң, район башлыгы Александр Шадриков һәм авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Ирек Мөхәммәтҗанов белән бергәләп вертолеттан район кырларын карады.

-Тырышлыгыгыз күренеп тора, гомумән алганда кырларыгыз ярыйсы. Дөрес, кайбер хуҗалык басуларында үсемлекләрнең тигез шытмавы күзгә ташлана. Чүпрәле җыйнак район, мин сезне үсемлекчелек культурасы буенча республиканың төньяк- көнчыгыш зонасында урнашкан Актаныш районы игенчеләре үрнәгендә күрергә телим,- диде Марат Готович.

Министр әйтүенчә, агымдагы ел һава торышы кырчылык өчен уңайга ошаган. Соңгы көннәрдәге корылык кына бераз борчый. Сер түгел, бүген һәр игенче 2010 елдан башланган аномаль корылыкка кайчан чик куелыр икән дип борчыла. Шуңа да Марат Готович район башлыгыннан май аендагы явым- төшемнең күләме турында да сорашты. Әлеге ул 13,1 мм ны тәшкил итә. Сабантуй бәйрәмнәренә кадәр туфракка 15-20 мм чамасы яңгыр яуса, уңыш алырга мөмкинлек бар, ди ул. Аннан соң министр түбән уңыш алуны һава шартларына гына сылтап калдырмыйча, бөтен мөмкинлекне эшкә җигеп, югары җаваплылык белән эшләргә кирәклеген дә әйтте.

Реклама

Район башлыгы Александр Шадриков министрны райондагы авыл хуҗалыгы эшләренең барышы белән таныштырды. Быелгы язда игенчеләр алдына 44072 гектар мәйданда чәчү үткәрү бурычы куелган. Тагын бер- ике көннән чәчү эшләре төгәлләнәчәк. 725 гектарда ашлык өчен кукуруз чәчелгән. Быел район хуҗалыклары беренче мәртәбә май өчен көнбагыш үстерә башлады. Ул культура 2613 гектар мәйданны били. Ходай Тәгалә үзвакытында яңгыры белән җылысын гына бирсен иде. Район игенчеләре үзләреннән нәрсә таләп ителгәннең барысын да үтәргә әзер. Аннан соң Марат Готович чиста парга калдырылган басуларны да игътибардан читләштермәскә киңәш итте. Аларны Сабан туйларга кадәр эшкәртеп куйсаң тыныч күңел белән бәйрәм итәргә була, диде ул. Үзенең эш сәфәре азагында министр хуҗалык җитәкчеләре, белгечләре һәм авыл җирлекләре башлыклары сорауларына җавап бирде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: язгы чәчү ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык төлек министры Марат Әхмәтов

2
X