Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Уби авылында - "Акатуй"

Татарларда үткәрелүче Сабантуй бәйрәмен чуваш халкы Акатуй буларак билгеләп үтә. Безнең районда да әлеге чараны үткәрү инде традиция буларак дәвам итә. Быелгы бәйрәм Уби авыл җирлегенең гүзәл бер почмагында истә калырлык шактый мизгелләре белән билгеләп үтелде.

Тантананы Людмила Сердцева һәм Галина Моисеева алып бардылар. Чара "Җылы йорт" приютында тәрбияләнүче, мәктәп каршында эшләп килүче "Родничок" һәм Уби авылында туып-үскән Анатолий Музыкантов җитәкчелегендәге "Суварята" бию төркемнәренең балалар чыгышы белән башланып китте. Тамашаны ачып җибәргән театральләштерелгән күренештә чуваш халкының милли йолалары, гореф-гадәтләре ачык чагылыш тапты. Акатуй бәйрәме белән котларга дип район башлыгы урынбасары Алексей Сарафанов килгән иде. Ул үзенең чыгышында бәйрәмнең тарихына, асылына тукталып үтте һәм бәйрәм уңаеннан изге теләкләрен җиткерде.

Бәйрәм олылырны да, яшьләрне дә бер мәйданга туплады. Элек-электән калган гадәт буенча Тимук бабай бәйрәмнең хәерле үтәсенә багышланган йоланы башкарды. Акатуй аләмен Кече Уби авылында гомер итүче, 14 балага гомер бирүче Галина Козлова, авылның хөрмәтле кешеләренең берсе булган Петр Никитин һәм сугыш ветераны Валентина Колачева күтәрделәр.

Көн дәвамына сузылган бәйрәм бик күңелле үтте. Сәүдә ярминкәләре гөрләде, бала-чага уйнады, һәркем милли уеннарда катнашты. Сәхнә түреннән Чабаксар шәһәреннән килгән бертуган Малиналар, Алексей Шадриков, Петр Ермолаевларның моңлы җырлар агылды. Әлбәттә, бәйрәм бүләкләрсез булмый. Авыл җирлеге башлыгы Алексей Ярухин бәйрәмне үткәрергә ярдәм итүчеләргә Рәхмәт Хатлары, авылның уңган-булганнарына бүләкләр тапшырды.

Әле кичке якта да авылда бәйрәм бар куәтенә гөрләде. Мәдәният йортында Моргашур районыннан Константин Ярухин җитәкчелегендәге артистлар спектакль күрсәттеләр. Соңыннан бәйрәмнең гүзәллеген янә бер кат дәлилләп күк йөзен аллы-гөлле салют утлары яктыртты. Ә инде киләсе елда Акатуй бәйрәме Матак авыл җирлегендә дәвам итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Акатуй бәйрәме