Чүпрәледә “Акатуй” кунаклар җыйды
Сабантуй бәйрәме белән беррәттән районыбызда чуваш милли "Акатуй" бәйрәме дә узды. "Акатуй" чувашларда борын-борыннан игенчеләрнең иң олы бәйрәме исәпләнә, язгы чәчүне тәмамлауга багышлана. Быел бәйрәм йөзләгән халыкны, Ульяновск, Чувашия Республикасыннан кайткан кунакларны берләштереп, Түбән Чәке авылы кырыенда урнашкан мәйданчыкка җыйды.
Чүпрәле районында әлеге традиция моннан сигез ел элек яңартылыды. Беренчеләрдән...