Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

"Цильна" җәмгыятендә язгы чәчү ике сменада оештырылган

"Цильна" җәмгыятендә 1668 гектар мәйданда чәчү үткәрелгән.

Шуның 526 гектар мәйданын бодай, 700 гектарын арпа культурасы тәшкил итә (мәгълүматлар 25 апрельгә). Без иртәнге якта "Цильна" җәмгыятенә килгәндә басулар тракторлар гөрелтесенә "күмелгән" иде. Җәмгыятьтә иртә яздан ук тракторлар механизатор кадрлар белән тәэмин ителгәнлектән, эш тә ике сменада оештырылган. "Нью-Холланд" тракторына "Агромастер-12200" чәчү комплексы тагып Рәфикъ Шәйдуллов үзенең ярдәмчесе Айдар Мөдәррисов белән арпа чәчәләр. Икенче сменада исә аларны тракторчы Айрат Яфизов һәм аның ярдәмчесе Ринат Ибраһимов алыштыра. Бүгенге көндә Рәфикъ Шәйдуллов һәм Айрат Яфизов җитәкчелегендәге агрегат 486 гектар мәйданда чәчү үткәрергә өлгергән. Адиҗан Басыйров идарә иткән "ДТ-75" тракторы "СЗП-3,6" чәчкече белән икенче басуда чәчә. Бүгенге көндә ул 400 гектар мәйданда чәчүлек орлыкларны җир куенына салган. "Газ-53" машинасы белән Басыйр Сабиров басуларда эшләүче тракторларга ягулык ташып тора. Һәм әйтергә кирәк, механизаторларның барысы да осталар, тәҗрибәлеләр, тырышлар. Район хуҗалыклары механизаторлары арасында иң күп мәйданда эш башкарулары да моның шулай булуын әйтеп тора. -Егетләребез уңганнар, алны-ялны белми, булсынга дип эшлиләр,-ди җәмгыять рәисе урынбасары Фәргать Хәйруллов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: язгы чәчү