Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

“Танышырга рөхсәт итегез!”

РФ Эчке министрлыгының Чүпрәле районы буенча бүлеге "Танышырга рөхсәт итегез!" дип исемләнгән акция үткәрә.

Полиция начальнигы урынбасары Әмир Ахмедов әйтүенчә, аны үткәрү өч этапта планлаштырыла: әзерләнү этабы-17 декабрьдән 19 декабрьгә кадәр. Төп этап-20 декабрьдән 20 январьга кадәр; йомгаклау этабы-21 январьдан 23 январьга кадәр. Әлеге акция кысаларында халыкка райондагы, авыл җирлегендәге һәм административ участоктагы хокук тәртибенең торышы турында мәгълүмат бирү максат итеп куела. Полициянең участок вәкилләре гражданнарга үзләренең визит карточкаларын да таратачаклар, бигрәк тә өлкән яшьтәгеләрнең тораклары, җыйналып спиртлы эчемлекләр куллану урыннары контрольгә алыначак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: участок вәкилләре