Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Район территориясендә ялган аракы сатучылар бар

Исерткеч спиртлы эчемлекләрне белеп кулланмасаң нәтиҗәсе нинди буласын сөйләп тору да кирәкмәс. Ни кызганыч, андый аракы эчеп агуланучылар азмыни? Шушы хакта эчке эшләр бүлеге полициясе начальнигы, подполковник Фәнис Миңнебаев түбәндәгеләрне сөйләде.

-Әйе, кемдер үзе дә сизмәстән үлем тырнагына барып ябыша, ә кайберәүләр исә кесә калынайта. Ярый әле кайчакта халкыбыз уяулык күрсәтә, андый мошенникларның юлына киртә куярга ярдәм итә. Шушы хакта эчке эшләр бүлегенә хәбәр алына. Анда Ульяновск шәһәрендә яшәүче бер ир затының районыбыз территориясенә спиртлы ялган эчемлекләр китереп сатуы турында әйтелә (аракы- 100, коньяк 300 сумнан). 30 сентябрь көнне оператив-эзләү чаралары максатыннан "сатып алып тикшерү" үткәрелә. 13 сәгать 35 минутта 36 яшьлек әлеге ир- аттан, "Цивильск- Ульяновск" автотрассасының 131 нче километрында 12500 сумлык 117 шешә ак аракы һәм бер шешә конъяк сатып алына. Хәзерге вакытта әлеге эш белән Буа районара тикшерү бүлеге шөгыльләнә. Кабатлап әйтим, мондый җинаятьчеләрнең кыңгыр эшенә битараф булмаган райондашларыбызга чын күңелдән рәхмәт белдерәсем килә. Югыйсә, алар ярдәмендә күпме кешенең гомере саклап калынды бит. Соңгы мәгълүматларга караганда, Казахстан Республикасыннан да спитрлы ялган исерткечләр керү ихтималы бар. Бәйрәм көннәрендәге табын өстәлен исерткеч эчемлекләр белән "матурайтырга" күнеккәнбез. Тантаналар фаҗигасез үтсен, бәйрәм яме югалмасын дисәгез, нинди эчемлек һәм күпме эчкәнегезне белеп торыгыз. Сезне һәм якыннарыгызны ялган эчемлек белән агуларга теләүчеләр турында кичекмәстән безгә хәбәр итегез. Бәйрәмнәрегез күңелле, шатлык- куанычлар белән узсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ялган аракы