Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

«Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!» республика акциясе Чүпрәледә старт алды

Татарстанда «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!» республика акциясе старт алды. Акция балалары беренче сыйныфка баручы мохтаҗ гаиләләргә ярдәм итү максатында хәйриячеләр игътибарын җәлеп итүгә юнәлдерелгән. Аны хәйрия эшчәнлеге мәсьәләләре буенча республика Советы, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлекчәсе оештыра.

Быел республикада 1 сыйныфка 6000 бала барачак, районда исә 200дән артык беренче сыйныф укучысы мәктәп ишекләрен ачып керәчәк.

Райондагы "Благодарение" иҗтимагый хәйрия фонды акциядә катнашырга чакыра һәм ярдәм кулы сузарга теләүчеләргә исәп-хисап реквизитларын тәкъдим итә:

Банк получателя: отделение №8610 Сбербанка России г.Казань, БИК 049205603, Сч№ банк плучателя: 30101810600000000603, Сч № получателя: 40703810162250006303, Получатель: местный общественный фонд «Благодарение» Дрожжановского района РТ, Инн 1617004783, ОГРН 1131600002225, КПП 161701001.

Әлеге акция кысаларында аз тәэмин ителгән гаиләләрдә тәрбияләнүче, инвалид ата-аналары белән яшәүче, инвалид 2-11 сыйныф укучыларына да хәйрия ярдәме күрсәтү күздә тотыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!» республика акциясе