«Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!» республика акциясе Чүпрәледә старт алды
Татарстанда «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!» республика акциясе старт алды. Акция балалары беренче сыйныфка баручы мохтаҗ гаиләләргә ярдәм итү максатында хәйриячеләр игътибарын җәлеп итүгә юнәлдерелгән. Аны хәйрия эшчәнлеге мәсьәләләре буенча республика Советы, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлекчәсе оештыра.