Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

“Махмутов” крестьян- фермер хуҗалыгында да язгы чәчү эшләре гөрли

"Махмутов" крестьян- фермер хуҗалыгында да язгы чәчү эшләре тулы куәтенә бара. Хуҗалыкта 880 гектар мәйданда җир исәпләнә.

100 гектар мәйданны биләгән көзге бодай культурасы уҗымнары тигез итеп үсеп килә. Бу көннәрдә "МТЗ-82" тракторы белән Радик Хәйретдинов бодай чәчә. Зөфәр Хәйруллов һәм Айрат Җамалетдинов "МТЗ-1221", Адельҗан Сабитов "Т-70" тракторлары белән җир әзерлиләр. Тәлгать Хәйруллов "МТЗ-82" тракторы белән басуларга ашлама кертә. Фазыл Мөшәрәпов "КамАЗ" автомобиле белән орлык ташый. Наталия Годунованы, Людмила Аръяхованы, Аля Мышованы берләштергән Ирина Терпина җитәкчелегендәге бригада орлыкларны әзерләп, агрегатларга салып тора.

-Кояшлы, аяз көннәрдән файдаланып калырга тырышабыз. 200 гектар мәйданда шикәр чөгендере чәчәргә планлаштырабыз, 500 гектарга якын мәйданны бодай культурасы билиячәк.100 гектар мәйданда көзен үк бодай чәчеп калдырган идек, аларның яшәреп, тигез итеп үсеп килүләренә күңел куана,-ди фермер хужалыгы җитәкчесе Ильмир Мәхмүтов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: язгы чәчү