Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәледә соңгы айларда гына 4 кешенең турыдан-туры алкоголь эчеп агулануы һәм үлүе теркәлгән

Аракы, алкоголь эчемлекләрнең сәүдә әйләнешендә сатылу күләме кими. Бу эчүчелек тә кими дигән сүзме? Шулай икән, Ходайга шөкер дияргә генә калыр иде дә... Әмма, кызганычка каршы, чынбарлык киресен раслый.

Авыл җирлекләре башлыклары, вәкаләтле җитәкчеләр катнашындагы киңәшмәдә районда алкогольнең законсыз әйләнешен кисәтү буенча җанлы сөйләшү булды. Киңәшмәдә Татарстан Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы контроль-инспекция бүлегенең белгеч эксперты Гөлинә Юсупова үткән 5 айда, 2013 елның шушы чоры белән чагыштырганда, аракы сатуның шактый кимүен ассызыклады. Белгәнегезчә, алкоголь продукциясенең акцизлары республика бюджетын тулыландыра. Бу һич тә аракыны күбрәк эчсеннәр дә, республика казнасы баесын дигән сүз түгел. Киресенчә алкоголь базарын анализларга мөмкинлек биргән бу гамәл, республика халкының күбрәк ялган продукция кулланып, сәламәтлеген какшатуына игътибарны юнәлтә.

Район үзәк хастаханәсе баш табибы Ильмас Шиһабетдинов та моңа басым ясап һәм күпьеллык табиблык тәҗрибәсеннән чыгып, 80нче еллардагы исерткеч эчемлекләр кулланучылар һәм бүгенгеләренең авыру, агулану симптомнарының төрле икәнлеген әйтә. Элеккерәк елларда андый авыруны өч көндә сафка бастыра алсак, хәзергеләрен үлемнән коткарып та калып булмый кайчак, -ди ул, ачынып. Һәм аракы эчмиләр алар, төрле порфюмер-косметик, я булмаса химик кушылмалы төрле чистарткыч сыеклыклары эчеп агуланалар,-дигән фикерен дә белдерде. Шул ук вакытта элек-электән безнең якларда кулланыла торган самогон эчемлегенең дә агулы матдәләргә, организм эшкәртеп бетерә алмый торган майларга бай булуын әйтә. Нәтиҗә буларак, районда хезмәткә сәләтле ир-егетләр арасында үлем очраклары арта.

Реклама

Район эчке эшләр бүлеге начальнигы Марат Сибагатов та киңәшмәдә үз эшчәнлекләренең бу юнәлеше буенча хисап тотты. Шикле алкогольле эчемлекләрне районга кертү, тиешле булмаган урында һәм тиешле булмаган вакытта аракы, сыра сату фактлары барлыгына тукталды. Фактлар фактлар белән дә, әмма ялган аракы сатып кеше агулау күренеше белән полициянең участок вәкиле ялгызы көрәшкәндә, әллә ни казанышларга ирешәлмәячәкбез. Бу "җәмгыять чире", кеше гомере барәбәренә үз кесәләрен калынайтучыларга бергәләп, җәмәгатьчелек һәм авыл җирлекләре башлыклары катнашында "заслон" куйганда гына уңай нәтиҗәләргә ирешеп булачак,-ди ул.

Районда соңгы айларда гына 4 кешенең турыдан-туры алкоголь эчеп агулануы һәм үлүе (әле аның бавыр циррозы, инфарк-миокарда һ.б. алкоголь кулланудан килеп чыккан авырудан үлгәннәре ничаклы?!) әлеге проблеманың бик кискен торуын күрсәтә. Бу проблеманы анализлаган, аннан чыгу юлларын эзләгән "Түгәрәк өстәл артында сөйләшү"не газетаның киләсе саннарында укырсыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ялган аракы