Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәле районы буенча 38880 гектар мәйданда чәчү үткәрелгән

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән 12 майга алынган мәгълүматларга караганда, район буенча 38880 гектар мәйданда чәчү үткәрелгән. Шуларның 29005 гектарын бөртеклеләр тәшкил итә.

Бу чәчеләсе барлык мәйданнарның 98 проценты. Шул исәптән, 16005 гектар мәйданда бодай, 10300 гектарда арпа, 1400 гектар мәйданда шикәр чөгендере культуралары чәчелгән.

"Цильна" җәмгыяте эшчәннәре район хуҗалыклары арасында беренчеләрдән булып язгы чәчүне тәмамладылар. Бүгенге көндә биредә 5000 гектар мәйданда чәчү үткәрелгән. 1200 гектар мәйдандагы бөртекле культуралар чәчүлекләрен өстәмә тукландырганнар да инде. "Шәйморза" хуҗалыгы, "АгроТрансПорт" җәмгыяте уңганнары да 9 май бәйрәмнәренә чәчүне төгәлләделәр. "Хисамов", "Шишкин", "Фәхретдинов" крестьян-фермер хуҗалыкларында да язгы чәчү шушы көннәрдә тәмамланган. "Ак Барс-Чүпрәле" агрофирмасы һәм "Березка" җәмгыятьләрендә дә язгы чәчү тулы куәтенә бара, шушы көннәрдә биредә дә эшләр төгәлләнер дип көтелә.

Авыл хуҗалыгында бер эш икенчесе белән тыгыз бәйләнгән. Язгы чәчүне тәмамлау белән үк игенченең күңелен башка төрле уйлар борчый башлый. Чөнки кырларны яшеллеккә күмеп, көннән-көн яшәрә барган уҗымнарга тиешле ярдәм булмаса, уңышның яртысын югалту куркынычы да юк түгел. Җирдә дым запасы җитәрлек әле, көннәр җылынып китү белән үк чүп үләннәре дә баш калкыта башлый. Чәчү белән беррәттән "Ак Барс-Чүпрәле" агрофирмасында уҗымнарны чүп үләннәренә каршы гербицидлар белән эшкәртә дә башлаганнар инде.

- Чәчүлекләрне гербицидлар белән эшкәртү кирәк. Җәмгыятьләр, агрофирма филиаллары җитәкчеләре, белгечләре гербицидлар белән эшләү таләпләренең төгәл үтәлүен контрольдә тотсыннар иде. Аеруча авыл тирәсендәге басуларда. Җилле көнне авылга якын басуларны гербицидлар белән эшкәртергә ярамый. Чөнки авылларда халык умартачылык белән дә актив шөгыльләнә. Ә сиптерелгән агу җил уңае белән тирә-якка тарала. Бу исә бал кортларының күпләп һәлак булуына китерә. Гербицидлар белән төнлә эшләү кулайрак,-ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең үсемлекчелек буенча консультанты Виктор Митрошкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: язгы чәчү