Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәле-Яр Чаллы-туганлык, дуслык юлы

Яр Чаллы дигән матур, ак калада Чүпрәле районныннан күчеп килгән 160 лап гаилә гомер кичерә. 1997 елдан башлап, биредә яшәүче якташларыбыз бердәм тупланып, "Чүпрәлеле якташлар" оешмасының нигезен салдылар.

Бу оешманы булдыру максаты һәм бурычлары калада яшәүче Чүпрәле районының төрле авылларыннан бирегә килеп урнашкан якташларны төгәл барлап, алар арасында танышлык урнаштырып, аралашу, хәл-әхвәлләрне белешеп, бер-береңә ярдәмләшүдән торыр дигән фикерне тәшкил итте. Бу җәмгыять оешмасын барлыкка китерү идеясен хөрмәтле якташыбыз, педагог Кариб Аделҗан улы Мөдәррисов тәкъдим иткән иде. Бу тәкъдим барлык якташларда да зур хуплау тапты. Шушы чордан башланган бердәмләшеп яшәүебезгә быел инде 15 ел тула. Шул еллар арасында калада яшәүче чүпрәлелеләр даими рәвештә аралашып яшиләр, очрашулар оештырып, бергәләп төрле проблемаларны хәл итү юлларын эзләп, үзара күңел ачулар, сабан туйларында очрашулар булып тора.Шулай ук, төрле мәҗлесләр үткәрүләр, дини бәйрәмнәр үткәрүдә катнашулар еш була.

Туган районыбыз белән дә тыгыз. элемтәләрдә яшибез Шактыйларыбыз шунда үтә торган юбилейларга, сабан туена, төрле очрашуларга, туганнарыбыз янына кайтабыз. Соңгы елларда Чаллы-Чүпрәле арасында сукмагыбыз шактый такырайды. Мәсәлән, 2008 елда Чаллыдагы якташлык оешмасының 10 еллык юбилеенда туган ягыбыздан килүче, аерым алганда Чүпрәле, Казан, Түбән Камада яшәүче якташларыбыз составында булган күп кунаклар катнашты. Шул ук елның көзендә безнең калада яшәүче бер төкем, якташыбыз, педагог, Чүпрәледә яшәп әдәби иҗат белән мавыгучы, Татарстан язучылар берлегенең шәрәфле язучысы Рафаил Сираҗиның 70 яшьлек юбилеен уздыруда катнаштык, аны тәбрикләп чыгышлар ясадык. 2010 елда Чаллының "Энергетик" мәдәният сарае хезмәт коллективын, андагы үзешчәннәрне дә туплап Чүпрәле районы мәдәният йортында якташларыбыз өчен зур концерт куюны оештырдык. Бу концерт укытучылар елы уңаеннан булып, районыбызда безне укыткан педагогларыбызны хөрмәтләп, аларга истәлек бүләкләр тапшырдык.Чаллыда яшәүчеләрдән - составында 15-20 кеше булган делегация район авылларына кайтып, авыл ветераннары белән очрашып, мәчетләрдә булып, халык белән аралашты. Үз тормышлары белән таныштырдылар, хәл-әхвәлләрен ачыкладылар.

Әйтергә кирәк, Чүпрәледән килүче якташларыбыз Чаллы каласында шәһәрнең шактый җаваплы производство участокларында, көнкүреш хезмәте сферасында эшчәнлек күрсәтәләр. Алар арасында педагоглар, инженер-техник хезмәкәрләр, эшчеләр, төзүчеләр, сәүдә, азык-телек производствосында, медицина, мәдәният өлкәсендә, эшмәкәрлектә уңышлы гына хезмәт күрсәтәләр.

Реклама

15 ел дәвамында очрашулар, күрешүләр нигезендә, бердәм яшәү шартларында безнең сафларыбыз ишәя, дуслыгыбыз ныгый бара. Инде хәзер безнең балаларыбыз һәм оныкларыбыз да бер-берсен ихтирам итешеп, очрашуларга катнаша башладылар. Төрле чараларны үткәрүгә ярдәм итүче спонсорларыбыз саны да арта бара. Аларның ярдәме белән оешма тагын да ныгый, актив катнашучыларыбыз саны артуга уңай йогынты ясый. Шуңа да мондагы якташларыбыз очрашуларны сагынып, көтеп алалар. Бу очрашулар бәйрәм төсен ала бара.

Быел бу җәгыять оешмасының 15 еллык юбилеенда да шактый кунаклар чакырулы. Бу кунакларыбызга да, гомумән, барлык райондашларыбызга да оешмабыз әгъзалары исеменнән нык сәламәтлек, хезмәттә уңышлар, шәхси тормышларында җан тынычлыгы, гаилә бәхете телибез. Безнең дуслык, туганлык юлы һәрчак якты һәм такыр булсын иде, эзелмәсен иде бу юллар!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: җәмгыять