Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Быел Чүпрәледә бөртекле культуралар 42000 гектар чамасы чәчеләчәк

Яз игенчене төрлечә сыный. Моннан 5- 6 ел элек башланган корылыкның әлегәчә дәвам итүе авыл хезмәтчәннәрен быел да шик астына куя. Мул уңышка өмет итеп куйган хезмәтең, сарыф иткән чыгымнарың акланырмы? Менә шундый билгесезлек борчый бүген аларны.

Республиканың авыл хуҗалыгы фәнни- тикшеренү институты галимнәренең әйтүенә караганда, соңгы биш елдагы корылык никадәр генә каршылыклар тудыруга да карамастан, агротехник технологияләрне үзвакытында югары сыйфат белән үтәгән хуҗалыклар елына карата ярыйсы гына уңыш алалар. Димәк, беренче чиратта, туфрактагы дымны саклап калуга юнәлдерелгән чараларны иң оптималь срокларда үткәрү таләп ителә. Агро идарәнең игенчелек буенча баш белгече Виктор Митрошкин фикеренчә, туфракның өске катламындагы дым уртача 164 миллиметрдан да ким булмаска тиеш икән. Үткән ел үсемлекләрнең тамырлану чорында ул күрсәткеч район буенча нибары 74 миллиметрны гына тәшкил иткән. Шушы аномаль күренешләрне исәпкә алганда, быелгы кыр эшләрен башкарып чыгу, кайчандагыга караганда да һәр механизатордан, белгечтән оперативлык һәм үҗәтлек сорый. Хәзерге вакытта хуҗалыкларның машина- трактор паркларында кызу эш кайный. Агро идарә начальнигы урынбасары, җитештерү- маркетинг бүлеге начальнигы Җәмил Шәриповның сүзләренә караганда, райондагы басу эшләрендә катнашырга тиешле барлык техниканы мартның унбишенә кадәр төзекләндереп бетерү бурычы куелган. Төрле маркадагы 311тракторның 86 проценты бүгеннән кырга чыгарга әзер икән. "Цильна", "Ак Барс Чүпрәле, "Агротранспорт" һәм "Низамов А. А." күмәк фермер хуҗалыгы игенчеләренең тырыш хезмәте күпләргә үрнәк. Әлеге хуҗалыкларда тагылма инвентарьларны агрегатлаштыру эшләре дә төгәлләнеп килә. Ә менә "Березка" һәм "Шәйморза" җәмгыятьләрендә эш темпын шактый арттыру сорала. Төзекләндерү звеноларының сыйфатлы һәм нәтиҗәле эшләрен тәэмин итү өчен кызыксындыру чараларын киңрәк кулланырга кирәк. -Техниканы сафка бастыру беркайчан да җиңел булмады. Быелгысы да аның запас частьләргә бәяләрнең 20 процентка кадәр күтәрелүе белән бөтен икътисадка аяк чалды. Дөрес, хөкүмәтебез җитәкчеләренең зирәк акылына нигезләнеп үткән ел машина- трактор паркларын яңарту өчен 61 миллион 800 мең сумлык 55 берәмлек техника алдык. Аның 30 миллион сумы "40 х 60"- техниканы модернизацияләү программасы буенча субсидия рәвешендә бирелде,- ди Җәмил Кәбирович. Быелгы язның иртәрәк килүе турында да фаразлар бар. Синоптиклар фикере дә шундый. Хуҗалыкларда узган һәр семинарда район башлыгы Александр Шадриков техника төзекләндерү эшен ашыктыруны таләп итә. Чөнки, кырга чыгу өчен беренче мөмкинлекләр булуга ук 12721 гектардагы көзге культураларны һәм тугыз меңгә якын гектарны биләгән күпьеллык үләннәрне минераль ашлама белән тукландырасы бар. Дөрес, шушы максаттан прицеплы һәм асылмалы 14 агрегат, тамырга ашлама кертү өчен "СЗП- 3,6" һәм "СЗА- 3,6" чәчкечләре базасында 15 агрегат әзерләнгән. Быелгы чәчүдә катнашырга тиешле 158 чәчкечнең барысы диярлек төзекләндереп беткән, 11 чәчү комплексының 90 проценттан артыгы сафка бастырылган. Тырмалар һәм культиваторлар яңа елга кадәр үк ремонтланса да, "БДТ" моделендәге дисклы тырмаларның дүртесе әлегә әзер түгел. Район буенча быел бөртекле культуралар 42 мең гектарга якын мәйданны билиячәк. Әлбәттә, чәчүне иң оптималь вакыт аралыгында үткәрү өчен бөтен механизмнардан рациональ файдаланырга һәм һәр агротехник чараны югары сыйфат белән башарып чыгарга туры киләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: язгы чәчү бөртекле культуралар