Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Аракы һәм шәраб яңа елдан яңача сатыла башлый

2016 елның 1 январеннан аракы һәм шәраб сату кагыйдәләре катгыйлана. Сәүдәнең бу төре белән шөгыльләнүчеләргә ЕГАИС бердәм челтәргә тоташырга кирәк булачак.

Шушы көннәрдә генә Татарстан Республикасы Министрлар кабинетында Васил Шахразиев җитәкчелегендә үткән онлайн киңәшмәдә катнашырга туры килде. Анда Татарстан Республикасында бу эштә дә каршылыклар булмаска тиешлеге, яңа елга шушы ЕГАИСка аракы сатучы предприятиеләрнең (сан ягыннан да алар азаймаска тиеш) барысын да тоташтырып бетерү кирәклеге әйтелде.

Беренчедән, ачыклап китик, нәрсә соң ул ЕГАИС? ЕГАИС - Бердәм дәүләткүләм автоматлаштырылган информацион система (Единая государственная автоматизированная информационная система), икенче төрле әйткәндә, спиртлы эчемлекләр җитештерү һәм сату өлкәсендә дәүләт контроле инструменты. Кабул ителгән закон нигезендә 2016 ел башыннан продукция җитештерүчеләр дә, күмәртәләп сатучылар да, шәхси кибетләр дә алкоголь сату өчен шушы системадан файдаланырга тиеш булачак.

Кибет кассаларын ЕГАИС системасына тоташтыруда 1 июльгә кадәр вакыт бирелсә дә, складлар инде 1 январьдан ук продукцияне шушы система аша кабул итә башлый. Алкоголь продукциясен кабул итүче һәм складында саклаучы кибет тә, шулай ук.

Аракы шешәсен кулларына бер дә булса тотып караганнарның күргәне бардыр-шешәгә кәгазь ябыштырылган. Ул продукциянең федераль яисә акциз маркасы. Анда штрихкод рәвешендә продукциянең кайда һәм кем тарафыннан җитештерелгәне, кайсы вакытта шешәләргә тутырылганы һәм башка параметрлары күрсәтелгән.

Әлеге штрихкодны уку өчен 2D сканер кирәк. Сканер информацияне укый һәм тиешле серверга җибәрә. Шулай итеп продукциянең күпме җитештерелгәне, складларга кергәне, сатылганының күләме контрольгә алына. Контрофакт продукция булса, ул шунда ук билгеле була. Һәм шушы 2D принтерсыз һәм интернетка тоташмыйча спиртлы эчемлекләрне сатып булмаячагы да көн кебек ачык.

Бер сүз белән әйткәндә, сәүдәнең бу төре белән шөгыльләнүчеләргә өстәмә чыгым тотарга һәм беркүпме вакытларын да сарыф итәргә туры киләчәк. Болай эшләмәгәндә, 1 январьдан алкоголь сату законсыз рәвештә башкарыла дип саналачак. Ә закон бозу, билгеле инде, соңында җаваплылыкка тартылу.

Дөрес, интернет барып җитмәгән һәм кеше саны 3000гә тулмаган авыл кибетләренә бу кагылмаячак, диләр. Әмма, моның никадәрле дөреслеккә туры килүе турында безгә җавап бирүче булмады. ЕГАИС, чөнки, яңалык буларак тормышыбызга кереп кенә бара. Аңлашылмаган яклары да күп, билгеле. Әмма, киләчәктә ни буласын тормыш күрсәтер. Иң яхшысы, бу яңалык кагылучы сәүдәгәрләргә ашыгырга һәм төшенергә, соңыннан яңалыкны тормышка ашырырга кирәк дип уйлыйм. Вакыт та аз калып бара һәм егылганчы эчеләчәк бәйрәмнәр дә якынлаша. Халыкны бәйрәм шатлыгыннан мәхрүм итеп булмас бит инде.

+16

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: аракы