Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Замана белән бергә атлар өчен

Республикада «Интернет-озын гомер» проекты старт алып, эшчәнлеген шактый гына уңышлы башлап җибәрде.

Бүгенге көндә районда 80 кеше «Интернет-озын гомер» проекты кысаларында белемен күтәрә. Әлеге укулар февраль аеннан Чуваш Чүпрәлесе урта мәктәбе базасында да оештырылды.

Бөтен уңайлыклары булган мәктәпнең: компьютерлар белән тәэмин ителгән, интернет челтәренә тоташтырылган информатика кабинетында үтүче бу дәресләргә 12 пенсионер-укучы йөри. Араларында иң өлкәне 1948 елгы булса, иң яше 1953 елда туган.

Дәресләрне алып баручы информатика укытучысы Виктор Казаков белдерүенчә, күбесе пенсионер-укучылар гомерләрендә беренче мәртәбә компьютер артына утырганнар. Шуңа дәресләр дә авыррак бирелә. 12 укучыны да бер үк вакытта компьютерга өйрәтү максатыннан мәктәптә волонтерлар төркеме дә булдырылган. Әлеге эшкә 9 сыйныф укучылары алынган.

-Тәнәфес вакытында ярдәмгә килгән укучылардан өлкәннәр дә бик канәгать. Аларга, хәтта, яшьләр белән кызыграк та. Волонтерлар бик теләп аңлаталар, әлеге ярдәмнәре үзләренә дә ошый,-ди Виктор Казаков.

Реклама

Программа нигезендә компьютерның бар нечкәләренә өйрәтү каралган: текстларны җыю, таблицалар ясау, презентацияләр булдыру, фотолар, рәсемнәр белән эш итү, интернеттан файдалану һәм башкалар.

Шунысы куанычлы, өлкән буын кешеләре яшьләрдән калышырга теләми. Авылда яшәүче Николай Матросов үткән елларда оештырылган курсларда да укыган һәм быел алдынгы укучылардан санала. Компьютер белән эш итү тәҗрибәсен дә шактый туплаган, язма текстларны җыя, эшкәртә.

-Интернетны да өйрәнергә исәп, бүген аннан башка тормыш юк икәнлеге көн кебек ачык,- ди ул.

Әйе, бүгенге тормыш интернет челтәре бе-лән тыгыз бәйләнгән. Хөкүмәтнең дә әлеге проектны эшләтеп җибәрүе нәкъ шуларны күздә тота. Өлкәннәр өчен мондый компьютер укулары аларга замана белән бергә атларга, вакыйгалар үзәгендә кайнарга ярдәм итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: интернетозын гомер

2
X