Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Язның һәр көне кадерле

Агымдагы елда район буенча барлык чәчүлек җирләр 40098 гектар мәйданны тәшкил итәчәк. Шуның 33937 гектарында бөртекле-кузаклы культуралар урын алачак.

Бүгенге көнгә район буенча уҗымнар, күпьеллык үләннәр мәйданнарына минераль ашламалар кертү эшләре төгәлләнгән.

Район буенча барлыгы 5000 тонна орлык инкрустацияләнгән, 2000 гектар мәйдандагы уҗымнар, 8500 гектар мәйдандагы күпьеллык үләннәр, 17500 гектар мәйдандагы сөрү җирләре тырмаланган, 5680 гектар мәйданда чәчү үкәрелде. Шул исәптән, 2400 гектарда бодай, 2405 гектарда арпа, 130 гектарда борчак һәм 100 гектарда солы, 500 гектарда катнашазык, 150 гектарда рапс ("Цильна" хуҗалыгында) культуралары орлыклары җир куенына иңдерелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: язгы чәчү яңалыклар