Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Өлкәннәр интернетны өйрәнә

Быел Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов йөкләмәсе буенча "Интернет-озын гомер" проекты кысаларында республикада пенсия алды һәм пенсия яшендәге 10 мең кеше компьютер белән эшләү нигезләренә өйрәтеләчәк.

Әлеге программага нигезләнеп, хәзер безнең районда да берничә уку курслары ачылды. Алешкин һәм Татар Саплыгы авыллары өлкәннәре дә компьютер нигезләренә өйрәнү буенча үзләренең теләкләрен белдергәннәр. Укулар оештыру белән турыдан-туры эш алып баручы Россия пенсионерлар союзының райондагы бүлекчәсе җитәкчесе Дамир Алимов әлеге курста укуларның барышы белән танышты. Монда бүген унбишләп өлкән кеше шөгыльләнә. -Биредәге "студентлар"га бик яхшы укытучы туры килде. Валерий Шадриков районда гына түгел, республика күләмендә дә танылган физик, астроном һәм информатик,-ди Дамир Дәүлиевич. Валерий Александрович чыннан да җаны-тәне белән фәнгә бирелгән кеше, аның турында зур бер китап язып булыр иде. Ул төзегән астрономик календарьлар, "Информатика һәм хисаплаулар техникасының нигезләре" дигән брошюралары, монографияләре республика мәктәпләрендә дә өйрәнелә. Уку программасын төзү буенча ТР авторлык конкурсында ул икенче дәрәҗәле диплом яулый.

"ТРның атказанган укытучысы" һәм "Югары категорияле укытучы" исемнәренә лаек була. -Авылым халкына компьютер серләрен өйрәтү үзе бер шатлык ул,- ди Валерий Александрович.

***

Халык телендә "Кем хәбәр белән эш итә, шул көн үзәгендәге хәлләр арасында" дигән гыйбарә яши.

Өлкән яшьтәгеләрне компьютерга өйрәтү буенча махсус программа нигезендә Яңа Элмәле урта мәктәбе базасында да 72 сәгатьлек дәресләр алып барыла. Дәресләрне информатика һәм математика фәннәре укытучысы Елена Мискина алып бара. Сыйныфта 15 өлкән кеше. Атна дәвамындагы ике сәгатьлек дәресләрдә өлкәннәр, компьютерга өйрәнәләр, виртуаль тормышта яшиләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: интернетозын гомер