Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Городище игенчеләре чәчүгә әзер

Городище авылы үзенең уңган игенчеләре белән урынлы горурлана. Табигать сынаулары алдында баш имәгән механизаторлар кырчылык өчен бик җайсыз килгән елларда да мул уңыш үстерергә өйрәнделәр.

Исегезгә төшерәбез, былтыр городищелылар бөртеклеләрнең һәр гектарыннан уртача 25 центнерга якын ашлык үстереп алдылар. "Ак барс Чүпрәле" агрофирмасы филиаллары арасында бу иң югары күрсәткеч. Ә менә 385 гектарда игелгән "Тимерхан" сортлы арпа 48 әр центнер бөртек биргән. -Югары уңыш алу өчен ел әйләнә эшләргә кирәк. Без аңа көздән үк хәзерлек күрә башлыйбыз. Барлык чәчүлек җирләрен яхшы сыйфат белән туңга сөреп калдырабыз. Элиталы орлыклар булдыру, техника төзекләндерү кебек эшләрне дә алдан төзелгән график нигезендә башкарабыз,- ди филиал директоры Рафаил Алимов. -Бездәге җирләр бик тә үзенчәлекле, агротехник чараларны үзвакытында үткәрмәсәң, туфрак таш кебек ката да китә. Шуңа күрә язгы кыр эшләре бездән икеләтә тынгысызлык сорый. Белгечләр дә, механизаторлар да моны дөрес аңлый. Кайчакта тәүлек буе кырдан кайтып кермибез,- дип сүзгә кушыла баш агроном Владимир Кизин. Басулар кардан ачылуга 1700 гектардагы уҗым культураларына һәм 500 гектар мәйданны биләгән күпьеллык үләннәргә өстәмә сый биргәннәр. Сергей Михайлов белән Валерий Петров бу эшне зур җаваплылык тоеп башкарган. Быелгы язда әлеге филиал игенчеләре алдына 2200 гектарда чәчү үткәрү бурычы тора. Башка еллардан аермалы буларак, быел монда беренче мәртәбә "Венец" сортлы борчак үстереп карамакчылар.

-Мондый җылы һава торса шушы көннәрдә дым каплатырга да чыгачакбыз. Басу участокларының өлгереше һәрчак контрольдә,- ди филиал җитәкчесе. Аның әйтүенә караганда, әлеге беренчел агрочараны өч тәүлек эчендә башкарып чыгарга уйлыйлар. Моның өчен җиде агрегат әзерлек сызыгында. Шуларның өчесе 20 шәр метрны иңли торган агрегатлар. Орлыклар, ашлама һәм ягулык- майлау материаллары белән дә проблема юк диләр монда. Чәчүне ике сменада оештыру өчен җитәрлек кадрлар бар. "Кыр эшләре башланыр алдыннан машина- трактор паркында техника парады үткәрдек. Бу вакыйгага механизаторлар зур әзерлек белән киләләр. Һәркайсы үз техникасын кат- кат карап, кыршылган- сыдырылган урыннарын буяп, иске деталь- узелларын яңартып, район комиссиясе алдында тел- теш тидермәслек итеп сафка бастырып куя. Быелгысында да механизаторларыбыз тырышлыгы югары билгегә лаек булды".- дип сөйли баш инженер Николай Петров.- Безнең техника язгы чәчүгә тулысынча әзер. Кырга чыгарга тиешле 12 трактор да ремонтланып старт сызыгына басты.

Хәзерге вакытта да машина- трактор паркында кызу эш кайный. Игенчеләр барлык агрегатларны тагын бер кат күздән кичереп тикшерү үткәрәләр. Югыйсә, чәчүне югары сыйфат белән иң оптималь срокларда үткәрү өчен техниканың төзек булуы бик мөһим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: игенче чәчү яз җитте