"Туган як" - Чүпрәле районы газетасы
Тат
Механизатор ел әйләнә киеренке хезмәттә. Аның тырышлыгы барәбәренә ашлык үстерелә, терлек азыгы әзерләнә, ил табынының муллыгы да, сәясәттә тоткан урыны да аның тынгысыз фидакарь эшенә бәйле.
Быелгы урып- җыю эшләрен үзвакытында һәм сыйфатлы итеп үткәрү максатында, районның өч зонасы: Кече Чынлы, Иске Чокалы һәм Иске Чәке авылларында бөртекле ашлык комабайннарының әзерлеген тикшерделәр.
Городище авылы үзенең уңган игенчеләре белән урынлы горурлана. Табигать сынаулары алдында баш имәгән механизаторлар кырчылык өчен бик җайсыз килгән елларда да мул уңыш үстерергә өйрәнделәр.
0