Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Чуваш Чүпрәлесе авылында Акатуй бәйрәме узды

Бүген Чуваш Чүпрәлесе авылында милли чуваш бәйрәме Акатуй узды. Халык бәйрәме "Акатуй" чувашларда борын-борыннан игенчеләрнең иң олы бәйрәме исәпләнә, язгы чәчүне тәмамлауга багышлана. Бәйрәм йөзләгән халыкны, Ульяновск, Чувашия Республикасыннан кайткан кунакларны берләштереп, авыл кырыендагы елга буена урнашкан мәйданчыкка җыйды.

Иртә таңнан алып, биредә җыр-моң агылды, авыл җирлекләре тырышлыгы белән чуваш милли көнкүреше тәкъдим ителде, йолалары чагылдырылды, шулай ук, милли ризыкларын күрергә һәм татып карарга мөмкин иде.

Элек-электән Акатуй бәйрәме чуваш халкында язгы эшләр тәмамлангач билгеләп үтелгән. "Ака" сүзе-чәчү, ә туй- туй дигәнне аңлаткан. Бер сүз белән әйткәндә бу җир белән суканың бәйләнешкә керүе, дигән мәгънәгә ия. Чуваш халкы бәйрәмгә бер-берсен котларга һәм яңа уңышның әйбәт булуын теләргә җыелган, милли йолалар башкарган.

Чүпрәле районында әлеге традиция моннан биш ел элек яңартылыды. Беренчеләрдән булып, әлеге бәйрәмгә Алешкин-Саплык авылы старт бирде, аннан Городище, Уби, Матак һәм менә быел бишенче мәртәбә ул Чуваш Чүпрәлесе авыылында уза. Шушы еллар эчендә ул чувашларның гына түгел, ә Чүпрәледә бердәм булып яшәүче татарларның да яраткан бәйрәменә әверледе. Әйтергә кирәк, бәйрәмнең эчтәлеге белән татарларның Сабантуйга да охшашлыгы бар.

Бәйрәмдә олы кунаклар: район башлыгы урынбасары Алексей Сарафанов, Чебоксар шәһәреннән "Тус" җәмгыятенең генераль директоры Николай Угаслов, Ульяновск өлкәсе «Еткер» чуваш фонды президенты Олег Мустаев һәм "Сувар" чуваш газетасының баш редакторы Константин Малышев чыгыш ясап, бәйрәмгә килүчеләрне һәм авыл халкын котлап, изге теләкләрен юлладылар. Авыл җирлеге башлыгы Виталий Землемеров бәйрәмне оештырырыга булышучыларга, иганәчеләргә олы рәхмәтләрен ирештерде, Рәхмәт хатлары һәм бүләкләр тапшырды.

Тантаналы ачылыштан соң, җыр-моңга, төрле милли уеннарга урын бирелде. Көрәшчеләр, гер күтәрүчеләр, армрестлинг яратучылар көч-куәтләрен сынарга керештеләр. Бала-чага, хатын-кызлар да читтә калмады. Кемдер капчыкта сикерде, көянтә белән су ташыды, аркан тартышты, ә мәйданның икенче ягы футбол һәм волейбол сөючеләрне җыйнады.

Сәхнә түреннән авыл үзешчәннәренең милли җырларына, биюләренә һәммәсе дә кушылып, рәхәтләнеп күңел ачты, ял итте.

Ә бәйрәмнең абсолют батыр исеменә исә Зур Аксудан Павел Федоров лаек булды. Сүз уңаеннан, киләсе елда әлеге бәйрәмнең матурлыгын, йолаларның дәвамлылыгын барлап, Зур Аксу авылы үзенең җирлегендә Акатуйны уздырачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Акатуй бәйрәме