Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Язгы чәчүгә Чүпрәледә тракторларның 80 проценты әзер

Быелгы язда Чүпрәле игенчеләре 68 мең 644 гектарда тырмалау һәм 53мең 725 гектарда чәчү үткәрергә тиеш. "Шикәр чөгендеренең гомуми мәйданы 1422 гектарны гына билиячәк",- диләр агро идарә белгечләре. Ә үткән ел "Ак Барс- Чүпрәле" агрофирмасы үзе генә дә 1714 гектарда татлы тамыр үстергән иде. Элек елларда "кыйммәтле" культура дип йөртелгән...

-Тырмалар, чәчкечләр, кәтүкләр, культиваторлар тулысынча төзекләндерелеп бетте. Хәзер машина- трактор паркларында аларны агрегатлаштыру бара. Тагылма инвентарьларны көйләү һәм нәтиҗәле файдалануга юнәлдерелгән семинар-укуны, апрель башларында җаваплылыгы чикләнгән "Березка" җәмгыятенең Дуван филиалында үткәрергә уйладык. Монда баш белгечләр өстәмә рәвештә практик күрсәтмәләр алачак,- ди агро идарә җитәкчесе урынбасары Җәмил Шәрипов. -Шулай да әле "БДТ" кебек дисклы инвентарьларны төзекләндерү оперативлык сорый,- ди ул. Язгы кыр эшләренә яхшы әзерлек күргән "Цильна" җәмгыяте һәм "Ак Барс- Чүпрәле" агрофирмасы уңганнары быел да алдынгылар сафында.

-Төрле маркадагы 333 трактор һәм 89 чәчү агрегаты белән кыр эшләрен ничә тәүлектә төгәлләп була?- дип кызыксынам Җәмил Кәбировичтан.

-Һәр көнне, көндезге вакытта гына, 3200 гектар чамасы чәчү үткәрергә потенциаль мөмкинлегебез бар. Төнге чәчүне дә оештырачакбыз. Һава шартлары аяк чалмаса 10-12 тәүлектә кыр эшләренең төп өлешен төгәлләрбез дип уйлыйм,- ди ул.

Тракторларны төзекләндереп бетерү эшен ашыктырырга кирәклеген дә яшерми инженер. Бүгенге көнгә аларның 80 проценты гына әзер. Шунысын да әйтик, райондагы тракторлар паркы картая бара, ун елдан артык җир сөрүче тракторларның саны 70 проценттан артык, ягъни 238не тәшкил итә. Ягулык-майлау материалларына кытлык булмаска ошаган. Чүпрәле аграрийларына бер гектар чәчүлек мәйданына 26 килограмм исәбе буенча, ташламалы бәядән, 1627 тонна (бер килограммы 29 сум 20 тиеннән) ягулык каралган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: язгы чәчү