Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Чүпрәледә "Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлегенең ХХ конференциясе узды

"Бердәм Россия" сәяси партиясе Чүпрәле җирле бүлеге ХХ конференциясенең беренче этабын уздырды. Конференциягә урыннардагы партия ячейкаларыннан 80 делегат сайланган иде.

Конференциянең эше Чүпрәле муниципаль районы территориясендәге җирле үзидарәләрнең вәкаләтле органнарына депутатлыкка кандидатлар күрсәтүгә багышланган иде. Әмма элек конференция делегатларына партиянең җирле бүлегенең якын периодка бурычларын һәм планнарын чагылдырган доклад тәкъдим ителде. Докладны партиянең җирле бүлеге секретаре Алексей Сарафанов укыды.

13 сентябрьдә Татарстан Республикасы Президентын һәм җирле үзидарәләргә депутатлар сайлаячакбыз. Безнең райондагы 19 вәкаләтле органына барлыгы 181 депутатлык мандаты бар. Әлеге депутатлык мандатын дәгъва итеп, алдан тавыш бирүләрдә 300 кандидат катнашты. Тавыш бирүләргә тартылган 900 сайлаучы шул 300 кандидаттан иң лаеклы дип табылган 181ен сайлады. Бүгенге көнгә һәрбер авыл җирлеге буенча депутатлыкка кандидатларның исемлеге билгеле һәм ул конференция делегатлары игътибарына тәкъдим ителде. Делегатлар исемлекне карап, хупладылар һәм расладылар.

Әлеге чарада "Бердәм Россия"нең региональ бүлегенең ХХIII Конференциясенә делегатлар итеп Радик Баһаветдинов, Илһам Бикчуров, Владислав Ранцев кандидатуралары күрсәтелде. Делегатлар әлеге кандидатураларны да лаеклы дип табып, уңай тавыш бирделәр.

Конференциянең икенче этабы сайлаулар үткәч булачак дип килешенде. Делегатларның вәкаләтлелеге сакланачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: конференция "Бердәм Россия" партиясе