Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Чүпрәледә иртә культураларны чәчү төгәлләнә

Язгы кыр эшләрен уңышлы башкарып чыгу өчен табигать тарафыннан кыенлыклар булмады. Район игенчеләре вакытның һәр минутыннан оста файдаланып, агрегатларны югары җитештерүчән эшләтәләр.

Исегезгә төшерәбез, кырчылык белән шөгыльләнүче авыл хуҗалыгы җәмгыятьләре быелгы язда 43517 гектар мәйданда чәчү үткәрергә тиеш иде. Бүгенге көнгә шуның 35 меңгә якын гектарында чәчүлек орлыклары җир куенына салынды. "Цильна" җәмгыяте механизаторлары районда беренчеләрдән булып иртә культуралар чәчүне төгәлләделәр. Азат Сатдинов, Рамил Әхмәтҗанов, Ингель Җәббаров, Дамир Рәимов, Әнсар Низамов, Фәрит Әхмәтҗанов, Рафик Шәйдуллов һәм Айрат Яфизов кебек уңганнарның уртак тырышлыгы белән дүрт мең гектардан артык мәйданнарда югары сыйфат белән чәчү үткәрелде. Хәзерге вакытта шикәр чөгендере һәм кукуруз кебек сызма культураларга нигез алына. Биредә аларны игү буенча да үз осталары бар. Һәр елны бу җаваплы эшне Ильнур Сатдинов, Фәрит Аббазов һәм Ринат Юсупов кебек механизаторларга тапшыралар. Хуҗалыкта маллар да күп асрала. Шуңа күрә быелгы язда 300 гектардан артык мәйданны биләгән күпьеллык үлән басуларын яңартканнар, 772 гектарда катнаш азык, 400 гектарда берьеллык үләннәр чәчелгән. "А. Низамов" крестьян- фермер хуҗалыгында да планда каралганча 1500 гектарга якын чәчү үткәрелде. "Ак Барс Чүпрәле", "Дементьев исемендәге" агрофирмаларда һәм "ТрансПорт" җәмгыятендә эшне кызу тотарга тырышалар. "Темпны шул дәрәҗәдә дәвам итсәк, якын көннәрдә иртә культуралар чәчү тәмамланыр дип уйлыйбыз,- ди агро идарә җитәкчесенең үсемлекчелек буенча киңәшчесе Фәнил Хәлимов. Соңгы көннәрдә "Цильна" җәмгыятендә, "Ак Барс Чүпрәле" агрофирмасының Түбән Каракитә филиалында, "И. Мәхмутов" крестьян- фермерлык хуҗалыгында шикәр чөгендере чәчү темпы арта бара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: язгы чәчү