Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Чүпрәледә 1439 гектар мәйдандагы җирләр чәчелгән

Авыр, мәшәкатьле, тузанлы эш булса да, икмәк игүдән, азык-төлек муллыгы булдырудан да игелеклерәк, саваплырак хезмәт бармы?!

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән 21 апрельгә алынган мәгълүматларга караганда, район буенча 3000 гектар мәйдандагы күпьеллык үләннәр һәм 6300 гектар мәйдандагы уҗымнар өстәмә тукландырылган, 3600 гектар мәйдандагы күпьеллык үләннәр тырмаланган.

Район аграрчылары күпьеллык үләннәрне һәм уҗымнарны өстәмә тукландыру, күпьеллык үләннәрне тырмалау белән беррәттән, язгы чәчүгә дә кереште. Район буенча 1439 гектар мәйдандагы җирләр чәчелгән. Шуларның 916 гектарын арпа, 275 гектарын бодай тәшкил итә. Һәм, әлбәттә инде, һәр елдагыча "Цильна" җәмгыяте хезмәтчәннәре беренчеләрдән булып чәчүгә чыкты. Биредә бүгенге көндә 669 гектар мәйданда чәчү үткәрелгән. Шуның 581 гектарын арпа, 73 гектарын борчак һәм 15 гектарын шикәр чөгендере культуралары тәшкил итә. Күпьеллык үләннәрне һәм уҗымнарны өстәмә тукландыру эшләрен тәмамлаганнар.

-Иртә язда чәчкән-откан, дип халык юкка гына әйтмәгән. Шуны истә тотып, еллар дәвамында тупланган тәҗрибәбезгә таянып, быел да басуларга кар китү белән үк чыктык. Башлап салкынча көннәрдән файдаланып, уҗымнарны, күпьеллык үләннәрне өстәмә тукландырдык.

Бүген булачак уңышның язмышы хәл ителә. Ул механизаторларның, белгечләрнең килешеп, киңәшләшеп эшләүләренә, хезмәтне оештыруга, чәчү кампаниясенең оптималь срокларда башкарылуына бәйле,-ди җәмгыять директоры урынбасары Фәргать Хәйруллов.

Без "Цильна" җәмгыятенә килгәндә, беренче бригадада Адиҗан Басыйров җитәкчелегендәге "ДТ-75" тракторы 132 гектар мәйданлык басуда бодай чәчә иде. Айрат Мөдәррисов "Т-150" тракторы белән культивацияләп, Рафаиль Вәлиуллов "ДТ-75" тракторы белән себертеп, чәчүлек җирне әзерләп тора иделәр. "КамАЗ" автомашиналары белән шоферлар Марат Сирачев ашлама һәм Рифкать Замдиханов орлык ташып торалар. Икенче бригада да исә "ХТЗ-150" тракторы белән Азат Сатдинов 145 гектарны биләгән басуда борчак чәчә иде. Аңа "ГАЗ-53" Ринат Гайнуллин, "КамАЗ" машинасы белән Илмас Басыйров орлык ташый иделәр.

Тәлгать Булатов "МТЗ-1221" тракторы белән җирләрне культивацияли. Өченче басуда исә механизатор Рәфикъ Шәйдуллов (аның ярдәмчесе Илһам Мушаров) җитәкчелегендәге "Нью-Холланд" тракторына таккан "Агротрон-12200" агрегаты белән арпа чәчәләр.

Агрегатларга Җәүдәт Вәлиев, Илмас Басыйров һәм Рифкать Җәмдиханов "КамАЗ" автомобильләре белән орлык ташып торалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: язгы чәчү