Чүпрәледә алдынгы комбайнчыларны бүләкли башладылар
Авылда уракның кызган чагы. Игенче-механизаторлар яңгырсыз көннәрнең һәр минутыннан файдаланып калырга тырыша. Игенчеләр иртәнге яктыдан кичке караңгыга кадәр, яз һәм җәй айларында күп көч куеп үстерелгән ашлыкны җыю белән мәшгуль.
Хәзер басуларда бөртекләр өлгереп бетте инде, ягулык-майлау материаллары да җитәрлек күләмдә тупланган. Шуңа да, соңгы еллардагы корылык чорында алтынга тиң уңышны җыеп алу, беренче чиратта, кеше факторы белән турыдан-туры бәйле. Элек-электән үк районда урып-җыю чорында алдынгыларны билгеләп, стимуллаштыру чаралары үткәрелеп килә. Быел да әлеге максатны күздә тотып, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсендә урак башланганнан бирле комбайнчыларның никадәр күләмдә ашлык суктыруларына нәтиҗә ясалды.
3 августта район башлыгы Александр Шадриков белән район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Ирек Мөхәммәтҗанов яхшы күрсәткечләргә ирешкән комбайнчыларны бүләкләүне "Цильна" җәмгыятеннән башладылар.
Биредә алар Илдус Замдихановка күчмә аләм, Мактау Грамотасы һәм акчалата бүләк, Рәфикъ Шәйдулловка акчалата бүләк тапшырдылар. Аннан соң "Ак Барс-Чүпрәле" агрофирмасы комбайнчылары Петр Архиповка күчмә аләм, Мактау Грамотасы, акчалата бүләк һәм Фәнис Хәйруллинга акчалата бүләк бирелде.
мәгълүматлар 5 августка
"Дон-1500"
Рифкат Хәлиуллин "Шәйморза" 5989
Рифкат Хәсәнов "Шәйморза" 4897
Наил Әхмәтҗанов "Шәйморза" 4752
Газинур Шәрәфетдинов "Цильна" 4668
Ингел Җәббаров "Цильна" 4603
Фәнис Вәлиев "Цильна" 4188
Владимир Яковлев "Шәйморза" 2929
Марат Низамов КФХ "Низамов" 1198
"АКРОС"
Петр Маняков "Ак Барс-Чүпрәле" 4568
Рамил Миңнебаев "Ак Барс-Чүпрәле" 3058
Илдус Гафуров "Ак Барс-Чүпрәле" 2878
Фәнис Моратов "Ак Барс-Чүпрәле" 2693
Михаил Чувашов "Березка" 1499
Николай Моисеев "Березка" 1499
Олег Нурин "Березка" 950
"Нью-Холланд"
Айрат Җәлалов "Ак Барс-Чүпрәле" 6148
Петр Архипов "Ак Барс-Чүпрәле" 5894
Илмас Нигманов "Ак Барс-Чүпрәле" 5876
Валерий Храмов "Ак Барс-Чүпрәле" 5746
Владимир Квасов "Ак Барс-Чүпрәле" 5625
Камил Камалов "Ак Барс-Чүпрәле" 5414
Александр Юркин "Ак Барс-Чүпрәле" 5322
Фәрит Яфизов "Ак Барс-Чүпрәле" 5314
"Класс-Мега"
Фәнис Хәйруллин "Ак Барс-Чүпрәле" 5296
Илгиз Миначев "Цильна" 4248
Вячеслав Казаков "Ак Барс-Чүпрәле" 3554
Минихан Шиһапов "Ак Барс-Чүпрәле" 3432
Ислам Нуртдинов "Ак Барс-Чүпрәле" 3258
Фәнис Нуртдинов "Ак Барс-Чүпрәле" 3138
"Тукано"
Рәфикъ Шәйдуллов "Цильна" 5255
Илдус Замдиханов "Цильна" 5288
"Полесье"
Рамил Басыйров "Шәйморза" 5353
Радик Төхфәтуллов "Цильна" 4972
Фиалет Шәкуров КФХ "Низамов" 1377
Рамил Усманов КФХ "Низамов" 1331
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев