Чүпрәледә алдынгы комбайнчыларны бүләкли башладылар
Авылда уракның кызган чагы. Игенче-механизаторлар яңгырсыз көннәрнең һәр минутыннан файдаланып калырга тырыша. Игенчеләр иртәнге яктыдан кичке караңгыга кадәр, яз һәм җәй айларында күп көч куеп үстерелгән ашлыкны җыю белән мәшгуль.