Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Чүпрәле районы халкы сыйфатлы су эчәчәк

Чишмәләр турында сүз чыккач, муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Шәүкәт Алиуллов зур форматтагы кәгазьләргә төшерелгән сызымнарны ачып салды. Анда кайсы җирлектә нинди чишмә, аларның куате, суларының сыйфаты һәм башка мәгълүматлар бар.

Әйе, үзебезне сулыклы төбәктә яшибез дип хис итсәк тә, Чүпрәле районы территориясендә эчә торган сыйфатлы суларга ихтыяҗ зур. Гомумән алганда, бүген бөтен дөнья чиста суга кытлык кичерә. Хәтерләсәгез, 2003 елны Берләшкән Милләтләр Оешмасы эчә торган су елы дип игълан иткән иде. Бу тиктомалга гына эшләнмәде. Бик күп илләр (шул исәптән Россия дә) чиста суга тилмерә. Югыйсә куркырлык бер әйбер дә юк кебек: меңләгән елгалар агып тора, чишмәләр бар, артезиан коелары... Шулай да экологлар эчә торган суыбызның сыйфаты елдан-ел начарлана дип чаң суга.

"Россия халкын яхшы су белән тәэмин итү буенча максатчан эш алып барыла. 2011-2017 елларга кадәр исәпләнгән «Чиста су» Федераль программасы кабул ителү - шуның ачык мисалы. Әлеге программа илебезнең барлык төбәкләрендә дә, шул исәптән Чүпрәледә дә уңышлы тормышка ашырыла. Судан башка тормышыбызны күз алдына да китереп булмый. Әмма, шулай булуга да карамастан, без еш кына аның дөньядагы бар тереклек, сәламәтлегебез өчен нинди зур көчкә ия булуы турында сирәк уйланабыз. Белгечләр исәпләвенчә, эчә торган суның сыйфатлы булуы безнең илдә уртача гомер озынлыгын биш-җиде елга кадәр озынайта ала икән. Бүген безнең алда халыкны санитар, куркынычсызлык кагыйдәләре таләпләренә җавап бирерлек сыйфатлы су белән тәэмин итү бурычы куела.- ди Шәүкәт Әхмәтсафинович. Сер түгел, шәһәрдә яшәүчеләрнең дә күпчелеге эчә торган суның түбән сыйфатлы булуыннан зарлана. Краннан аккан су күрер күзгә чиста кебек инде үзе. Әмма ләкин, уйлабрак карасаң, Идел, Зөя, Кама, Агыйдел кебек зур елгалардан су алучылар, асылда, тере су эчми, билгеле. Ул күп тапкырлар чистартыла, фильтрлана, кирәкле матдәләр өстәлә аңа, ләкин, ләкин... Водоканал "иләген" үтеп торбалар буйлап шәһәргә таралгач, су янә бер тапкыр пычрана. Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты тарафыннан "2009-2015 елларда Татарстан Республикасының коммуналь комплексындагы суүткәргеч-канализация хуҗалыкларын һәм җылылык белән тәэмин итү системасын үстерү" программасы гамәлгә кертелгән иде. Һәр елны диярлек шушы программа буенча районга ун миллион сум акча бирелеп килде. "Чиста су" программасы быел да дәвам итте. Район башлыгы Александр Шадриковның мөрәҗәгатен Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миннеханов та җавапсыз калдырмады, шушы максатка тагын 50 миллион сум акча бүлеп бирде. Хәзерге вакытта Татар Бизнәсе авылы янындагы чишмәдән Иске Ишле авылына кадәр, аннан соң Татар Бизнәсеннән Чуваш Бизнәсенә суүткәргеч торбалар салына. Шәүкәт Әхмәсафиновичның сүзләренә караганда, әлеге эшне бик көчле оешма- "Альтаир-1" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять башкара. - Монда сигез берәмлек техника эшли. 16 мм. лы полиэтилин торбаны 220 сантиметр тирәнлектә көн саен бер километрда салабыз. Тракторлар, экскаваторлар чит илнеке, аларны югары җитештерүчән файдаланырга тырышабыз. Сварщикларыбыз биш бригадага бүленгән. Хезмәткәрләребездән бигрәк тә, экскаваторчы- Зөфәр Миңнуллинга, тракторчы- Раиль Гизатуллинга һәм эретеп ябыштыручы Рамил Хәйруллинга аеруча мактау сүзләре әйтәсе килә,- ди җәмгыятьнең баш инженеры Мансур Хәйруллин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: "Чиста су" программасы