Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Чүпрәле игенчеләре старт көтә

Быелгы урып- җыю эшләрен үзвакытында һәм сыйфатлы итеп үткәрү максатында, районның өч зонасы: Кече Чынлы, Иске Чокалы һәм Иске Чәке авылларында бөртекле ашлык комабайннарының әзерлеген тикшерделәр.

Чарада Татарстан Республикасының Авыл хуҗалыгы һәм азык- төлек министрлыгы вәкилләре,"Татагрохим" ачык акционерлык җәмгыятенең генераль директоры Наил Гобәйдуллин һәм Дмитрий Яшин, муниципаль район башлыгы Александр Шадриков, агроидарә начальнигы Ирек Мөхәммәтҗанов һәм идарәнең баш белгечләре, "Гостехнадзор" бүлеге начальнигы Илдар Шәйхаттаров, "Россельхозцентр" бүлеге начальнигы Исламетдин Низамов, янгынга каршы көрәш службасы вәкилләре, хуҗалыклар һәм агрофирма филиаллары җитәкчеләре, баш белгечләре катнашты.
-Быелгы урып- җыю кайчандагыга караганда да киеренке булачак. Һәр башак, һәр бөртек өчен көрәш алып барачакбыз. Аномаль корылыктан республиканың барлык кырлары да диярлек зур зыян күрде, аның иң каты катаклизмасы Чүпрәле районына туры килде. Үтә дә җаваплы хезмәтегездә уңышлар, үзегезгә һәм гаиләләрегезгә сәламәтлек, урып- җыюны бәла- казасыз үткәрүегезне телим. Үзегезне һәм бер- берегезне саклагыз- ди Наил Фарукович. Алдагы сезонда район басуларына төрле маркадагы 64 комбайн чыгачак. Аларның 24-е чит илнеке. Кыш айларында барлык комбайнчылар да өстәмә курсларда укып һөнәрләрен камилләштерде. Хезмәттә тиешле темпны үтәгәндә, (яңгырлар комачауламаса , билгеле) уракны 30 августка- Татарстан Республикасы көненә төгәлләү планлаштырыла. Быел комбайнчыларга 40 мең гектардан артык мәйдандагы бөртекле һәм бөртекле- кузаклы культураларны җыеп аласы. Бу һәр комбайнга уртача 500 гектардан артык нагрузка дигән сүз.

-Үстерелгән уңышны югалтуларсыз җыеп алу иң төп таләп. Башакларның бик кыска сабакта утыруын исәпкә алганда алдагы урып- җыю үтә дә катлаулы булачак. Шуңа күрә һәр игенче үз тәҗрибәсеннән чыгып акыллы эш итәргә тиеш була. Комбайннарның төзеклеген тикшергәндә ашлык коелырдай урыннарны калдырмас өчен контроль суктырып карау үткәрәбез,- ди Александр Валерьевич. Аннан соң ул уракта катнашучы игенчеләргә янә мөрәҗәгать итеп үз- үзләрен сакларга, техника куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәргә чакырды. Кыр эшләре вакытында комбайннарга техник ярдәм күрсәтү өчен махсус бригадалар эшләячәк, янгын сүндерү машиналары да комбайннар янында булачак. Барлык комбайнчыларга агротехник паспортлар бирелгән, анда аларның эш нормалары һәм хезмәткә түләү шартлары күрсәтелгән. "Гостехнадзор" бүлеге начальнигы Илдар Шәйхаттаров һәр механизаторның документларын, техниканың аптечкалар һәм ут сүндергечләр белән тәэмин ителүен, идарә итү руленең, тормоз системасының, сигнал бирү һәм яктырту приборларының төзеклеген тикшерде. "Аерым механизмнарның көйләнешен һәм герметизацияне даими тикшереп торыгыз, хезмәтне саклау һәм техника куркынычсызлыгы таләпләрен төгәл үтәгез",- диде ул. Тикшерү нәтиҗәләре буенча иң яхшы хуҗалыклар һәм иң яхшы комбайнчылар ачыкланды. Аларны район башлыгы Александр Валерьевич Мактау Грамоталары һәм акчалата премияләр белән бүләкләде.

Күбрәк фотоларны http://chuprale-online.ru/ru/component/k2/item/6976-parad-kombainov-prochel-v-droghghanom.html адресы буенча карый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: игенче