Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Чүпрәле басуларының 8381 гектарында иртә культуралар чәчү үткәрелде

Агроидарә мәгълүматларыннан күренгәнчә, район басуларының 8381 гектарында иртә культуралар чәчү үткәрелде. Бу планда каралган барлык мәйданның 20 процентын тәшкил итә (республика буенча 18 %).

Хәзерге вакытта игенчеләр сабан бодае, арпа, борчак, солы, кукуруз, шикәр чөгендере һәм катнаш азык культуралары орлыкларын җир куенына салалар. Һәр тәүлек саен ике мең гектарга якын басу мәйданы чәчелә. Язгы кыр эшләре аеруча җаваплылыгы чикләнгән "Цильна" җәмгыятендә, П.В. Дементьев исемендәге агрофирманың Уби һәм Саплык филиалларында, "Ак Барс Чүпрәле" агрофирмасының Түбән Каракитә, Чуваш Чүпрәлесе, Городище филиалларында һәм "Мәхмутов" крестьян фермер хуҗалыгында зур оешканлык белән дәвам итә. Кече Чынлы механизаторлары үзләренең күмәк тырышлыгы белән 1300 гектардан артык мәйданда чәчү үткәрделәр. Сабан бодае чәчүне җаваплылыгы чикләнгән "ТрансПорт" җәмгыяте, "Җ. Гафуров" һәм "Р. Бикчуров" крестьян - фермер хуҗалыклары оста оештыралар. Бүгенге көнгә 700 гектардан артык шикәр чөгендере чәчелде.

Үсемлекләрне саклау техникасын тикшерделәр

Кичә үсемлекләрне корткыч - бөҗәкләрдән һәм төрле авырулардан саклау максатында кулланылырга тиешле техникага тикшерү үткәрделәр. Авыл хуҗалыгы һәм азык - төлек идарәсенең маркетинг бүлеге начальнигы Җәмил Шәриполв әйтүенчә, гербицид һәм агу химикатлар сиптерүдә быел барлыгы 24 берәмлек техника: 5- се үзйөрешле һәм 19- ы тагылма агрегат катнашачак. Аларны идарә итүче механизаторларның барысы да өстәмә махсус курста белемнәрен күтәргән, инструктаж үткән һәм махсус эш киемнәре белән тәэмин ителгән.

Җаваплылыгы чикләнгән "Цильна" җәмгыяте механизаторы Фәнил Сөләйманов: - Мин үземә тапшырылган "ЮНИПОРТ" маркалы үзйөрешле техника белән биш ел эшләдем инде. Тәҗрибә дә җитәрлек. Ашлыкның уңышы безнең хезмәтебезгә дә нык бәйле. Гектарлар артыннан куып эшнең сыйфатын бозсаң, шушы кадәр тырышлык куеп чәчелгән культураларның юкка чыгуы да ихтимал. Менә атна - ун көннән уҗым культураларын эшкәртүгә дә чыгачакбыз. Һәр агротехник чараның үз вакыты, берәр көнгә соңга калсаң да күпне югалтуың бар. Бездә тагын тагылмалы ике сиптергеч бар. Сезонга ныклап әзерләндек. Агымдагы елда без җиде мең гектар чамасы үсемлекләрне гербицидлар һәм бөҗәкләргә каршы агу - химикатлар белән эшкәртергә тиеш булабыз. Хезмәтебез өчен яхшы түлиләр, иң мөһиме кирәк чакта яңгырлар явып югары уңыш үстереп алсак иде. Рәсемдә: Фәнил Сөләйманов үзенең "ЮНИПОРТ" ы белән. Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: язгы чәчү