Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Чүпрәле авыл җирлекләрендә праймеризлар уза

5 майдан районда праймеризлар уза башлады. Заманча әлеге сүзне гади генә әйткәндә, партия эчендә алдан тавыш бирү дип аңалрга кирәк. Әлеге алым беренчеләрдән булып, "Бердәм Россия" сәяси партиясе тәҗрибәсендә кулланыла башлады.

2015 елның 13 сентябрендә Татарстан Республикасына Президент сайлаулары белән бергә муниципаль хакимият органнарына-авыл җирлекләренә депутатлар да сайлаячакбыз. Праймеризда исә сайлауларда катнашачак кандидатларның исемлеге сайларга хокукы булучылар тарафыннан алдан барлап куела. Әлеге хокукка "Бердәм Россия" партиясе һәм әлеге партия белән берлектә эшләүче иҗтимагый оешма вәкилләр лаек.

Иң беренчеләрдән булып, праймериз эшен Алешкин-Саплык һәм Зур Аксу авыл җирлекләре башлады. Әлеге чара барлык Чүпрәле районының 19 авыл җирлегендә дә узачак. Район җирлекләре буенча 181 депутат сайланачак. Республикада мондый сайлаулар 872 авыл һәм 38 шәһәр җирлегендә, шулай ук, Казан, Яр Чаллы кебек калаларда үтәчәк. Барлыгы республика буенча 7700 депутат сайланачак.

Праймеризлар ике як өчен дә файдалы. Бердән депутатлыкка дәгъва итүчеләр үзләренең программалары белән таныштырса, ягъни киләчәктә җирлек өчен нинди эшләр вәгъдә итүләрен бәян итсә, икечедән тавыш бирүчеләр дә аларны ишетә һәм күзгә-күз очраша ала.

Праймериз старт алган һәр ике җирлектә дә депутатлыкка 15-16 кандидат тәкъдим ителде. Алар арасында авыл җирлекләре башлыклары, укытучылар, социаль хезмәткәрләр, оешма, предприятие җитәкчеләре бар. Әмма сайларга хокукы булучылар аларның 10 сы өчен генә тавыш бирә ала.

Зур Аксу җирлегендә, әйтик, шәхси эшмәкәр Светлана Белозерова депутатлыкка кандидат булып беренче тапкыр бара. Гаиләсе белән алар авылга Ульяновск шәһәреннән күченеп кайталар, үз эшләрен ачып җибәрәләр. Бәйрәмнәрдә, төрле чараларда иганә ярдәме күрсәтәләр. Светлананың хыялы да бар. Ул балалар өчен мәйданчык төземәкче. Үзенең барлык уй-ниятләрен сайлаучылар игътибарына да җиткерде.

- Кешеләргә файда китерү, ярдәм итә алу -олы куаныч, киләчәктә дә әлеге эшемне дәвам итәчәкмен,-ди берничә ел авыл җирлеге буенча сайланылучы депутат Валерий Чернов. Кышын шәхси транспорты белән авыл урамнарын чистартса, елның башка ел фасылларында да ул авыл халкы өчен һәрчак ярдәмгә әзер тора.

-Кандидатлар исемлеге, праймеризларны үткәрү графигы расланды. Ул 5 майда башланып, 20 майда төгәлләнә. Аның соңгысы район үзәгендә узачак, - ди "Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлекчәсе вәкиле Илдар Каюмов. - Районда 900 кеше партия эчендәге бу сайлауда тавыш бирәчәк. Шуларның яртысы бердәмроссиялеләр, калганнары - иҗтимагый оешмалар әгъзалары.

10 июньгә кадәр әлеге сайлауларга нәтиҗәләр ясалырга тиеш. Шуннан соң төп сайлауда катнашучы депутатлыкка кандидатлар мәгълүм булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: "Бердәм Россия" партиясе праймериз