Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Чүпрәле район башлыгы урак алдынгыларын бүләкләде + ФОТОЛЕНТА

Басуларда иртә культураларны суктыру нигездә төгәлләнде. Хәзерге вакытта игенчеләрнең төп хезмәте- сабан бодае, солы һәм карабодай басуларында.

Урып-җыю чорында басуга игенче-комбайнчылар янына килеп, алдынгыларны бүләкләү районда матур традициягә әйләнде. 23 август көнне район башлыгы Александр Шадриков белән авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Ирек Мөхәммәтҗанов урып-суктыру нәтиҗәләре буенча яхшы күрсәткечләргә ирешкән комбайнчыларны бүләкләүне "Ак Барс-Чүпрәле" агрофирмасының Зур Аксу филиалы басуларыннан башладылар.

Биредә алар Валерий Храмовка (ярдәмчесе Петр Храмов, "Нью-Холланд" комбайны) күчмә аләм, Мактау Грамотасы һәм акчалата бүләк тапшырдылар. Агрофирманың Иске Кәкерле филиалы комбайнчысы Геннадий Фадеев та (ярдәмчесе Николай Фадеев, "Нью-Холланд комбайны) күчмә аләмгә, бүләккә һәм Мактау Грамотасына лаек булды.

Реклама

"Цильна" җәмгыятеннән 13 мең центнер чиген узып киткән комбайнчылар Илдус Замдихановка (ярдәмчесе Илнар Замдиханов, "Тукано" комбайны) һәм Рәфикъ Шәйдулловка (ярдәмчесе Ильяс Шәйдуллов, "Тукано" комбайны), 12 мең центнерга якын бөртек суктырган Илгиз Миначевка (ярдәмчесе Ильмир Замдиханов, "Класс-Мега" комбайны) да күчмә аләм, акчалата бүләк һәм Мактау Грамотасы тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: урак алдынгылары