Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

ЧҮПРӘЛЕ : 2013 ел нәтиҗәләре, 2014 елга планнар

Терлекчелек фермалары төзелеше 2013 елда барлыгы 13 терлекчелек фермасы төзелде. Әлеге эшләргә республика бюджетыннан 21 миллион 362 мең сум акча-субсидия күчерелде. Бүгенге көндә өч терлекчелек фермасына илтүче юл төзү эше дә төгәлләнде. Татар Бизнәсе авылында А.Хәлиловның, Яңа Элмәле авылында А. Амосовның, Иске Элмәле авылында В.Лысовның крестьян-фермерлык хуҗалыклары булдырып, гаилә фермалары...

Терлекчелек фермалары төзелеше

2013 елда барлыгы 13 терлекчелек фермасы төзелде. Әлеге эшләргә республика бюджетыннан 21 миллион 362 мең сум акча-субсидия күчерелде. Бүгенге көндә өч терлекчелек фермасына илтүче юл төзү эше дә төгәлләнде. Татар Бизнәсе авылында А.Хәлиловның, Яңа Элмәле авылында А. Амосовның, Иске Элмәле авылында В.Лысовның крестьян-фермерлык хуҗалыклары булдырып, гаилә фермалары төзүләре авыл эчендә берникадәр күләмдә асфальт юл төзелүгә дә мөмкинлек бирде.

Алешкин-Саплык авылында А.Черновның 120 башка исәпләнгән, Яңа Элмәле авылында Л.Утееваның-24 башка, Зур Аксуда А.Даниловның-120 башка, Алешкин-Саплыкта А.Шадриковның-12 башка, Городище авылында П.Архиповның-24 башка, Кече Чынлыда А.Юсупованың-12 башка, Чуваш Чүпрәлесендә Н.Михайловның-50 башка, Зур Чынлыда М.Алиакберовның-24 башка, Шлангада З.Мәхмүтовның-50 башка, Городищеда И.Исхаковның 50 башка исәпләнгән терлекчелек фермаларында төзелеш эшләре бара. Быел әлеге терлекчелек фермалары, шулай ук, асфальт юлга тоташтырылачак.

2014 елда файдалануга тапшырылачак биналар

2013 елда нигезе ясалган һәм беркүпме күләмдә төзелеш эшләре башкарылган хезмәтләрнең дә шаһиты булды чүпрәлеләр. 2014 елда инде бу биналар халыкка хезмәт итә башлаячак. Болар-Иске Чүпрәле авылында 80 балага исәпләнгән, Татар Саплыгы авылында 50 балага исәпләнгән балалар бакчалары. Шулай ук Яңа Уби авылында башлангыч мәктәпне, балалар бакчасын, фельдшер-акушерлык пунктын бер түбә астына берләштерәчәк бина төзелеше дә 2014 елда төгәлләнәчәк. Бу күпфункцияле үзәк август ахырларында файдалануга тапшырылырга тиеш.

Күпфатирлы йортлар тирәсендә, Көньяк урамында универсаль спорт корылмаларының да файдаланылуга тапшырылуын күпләр, бигрәк тә балалар, түземсезлек белән көтә.

2014 елда Кече Чынлы авылында ветеринар дәвалау бинасы да төзеләчәк.

Яңа Чокалы, Алешкин-Саплык, Чуваш Чүпрәлесе авыллары мәдәният йортларында, Башкарма комитет бинасында башланган төзекләндерүләр дә 2014 елда төгәлләнәчәк.

2014 ел әле башланды гына. Елның, халык мәнфәгатен кайгырткан күркәм эшләрне башкарырлык, уңышлы булуын телик. Басу-кырларыбызда күкрәп икмәк үссен, халкыбыз исән-имин яшәсен, һәрбер йортта тынычлык, муллык хөкем сөрсен, балаларыбыз әти-әни дияргә тилмермәсен! Шулай һәм бердәм яшәгәндә генә яңа биналар да сафка басар, ил-йортыбызда яшәве дә күңелле булыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чүпрәле ел нәтиҗәләре планнар